Грек овчаркасы () — Грециянең таулы төбәкләрендә үрчетелгән һәм традицион рәвештә җирле көтүчеләр тарафыннан терлекләрне саклаганда ярдәм итү өчен кулланыла торган этләр токымы.
Тасвирлама Грек овчаркасы Грециядә борынгы заманнардан ук очраган — Платон язганча, охшаш формалы һәм билгеләнешле этләр Эпир төбәгендә б. э. к. 800 елда ук билгеле булган. Токым бөтен Греция буйлап, бигрәк тә илнең төньягында таралган.
Грек овчаркасы урта һәм эре токымнар төркеменә керә, көчле, нык һәм мускуллы тәнгә ия. Бу эт бүрене ялгызы гына җиңә ала.
Күзләре коңгырт, овал формасында, симметрияле урнашкан. Күз карашы гадәттә тыныч һәм җитди. Күкрәге киң, тирән һәм яхшы бөгелгән кабыргалы, бу үпкә һәм йөрәкне урнаштыру өчен җитәрлек урын бирә. Койрыгы нигездә калын, озын.
Йон уртача озынлыкта яки озын, куе йонлы, бераз дулкынсыман. Төсе кара, соры һәм ак, еш кына таплы. Токым билгеле бер экстерьер түгел, ә югары эш сыйфатлары алу максаты белән чыгарылган, шуңа күрә тотрыклы төсе юк.
Темперамент Грек овчаркасы беренче чиратта хезмәт эте. Бу токым зур чыдамлыгы һәм талымсызлыгы белән аерылып тора. Ул «бер хуҗаның» тугры, кыю һәм тәвәккәл эте. Грек овчаркасы көч һәм шәфкатьсезлеккә нигезләнгән тәрбиягә начар бирелә. Ул эзлекле күнегүләргә һәм кырыслыкка мохтаҗ. Үзенең шикләнүе, сагаюы һәм агрессивлыгы аркасында грек овчаркасы башка этләр һәм кешеләр белән начар аралаша. Хәтта эт карап торуга тыныч тоелса да, ул үзенә тапшырылган кешене яки хуҗалыкны бернигә дә карамастан якларга әзер. Вольерларда грек овчаркасы үзенә бөтен территория күренәчәк урынны алып тора. Бу токым көчекнең мөмкин кадәр иртә социализацияләнүенә мохтаҗ.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Грек овчаркасы Токым стандарты Төркем:Әлифба буенча этләр токымнары Төркем:Көтүче этләре