Ирина Илгиз кызы Антонова (1971 елның 13 декабре, Казан, Татарстан АССР, ССРБ туган) — Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең күренекле икътисадчы-галиме һәм җәмәгать эшлеклесеhttps://www.rusjel.ru/jour/article/view/2372, икътисад фәннәре докторы (2016), физика-математика фәннәре кандидаты (1998), доцент (2002). В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының (КИУ) проректорыhttps://ieml.ru/about/administratsiya/antonova-irina-ilgizovna.php, «Җитештерү системалары үсеше буенча фәнни-тикшеренү проектлары институты» директоры. РАЕНның хакыйкый әгъзасы (2016)https://famous-scientists.ru/anketa/antonova-irina-ilgizovna-17636. Россия Фәннәр академиясенең «Региональ сыйфат икътисады проблемалары» фәнни советы әгъзасы ИПРЭ РАНhttp://www.iresras.ru/science-council.html, РАН экспертыhttps://pish.spbstu.ru/news/9088https://rabe.ru/about/struktura/12404/.

Биографиясе Ирина Антонова 1971 елның 13 декабрендә Казанда туа. Әтисе — Илгиз Котдус улы Насыровhttps://tatarica.org/ru/razdely/nauka/personalii/nasyrov-ilgiz-kutdusovich (1943 елгы, радиоэлектроника өлкәсендә галим), техник фәннәр докторы (1992), профессор (1994), Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (2002). Әнисе — Раиса Григорьевна Насыроваhttp://tre.kai.ru/staff/Nasyrova/ (1946 елгы, радиоэлектроника белгече), техник фәннәр кандидаты, доцент, Россия Федерациясе Югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре.

1989 елда Казан дәүләт университетының (хәзерге Казан федераль университеты) физика факультетына «Радиофизика һәм электроника» белгечлеге буенча укырга керә. 1994 елда университетны кызыл диплом белән тәмамлап, аспирантурада квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасында белемен дәвам итә.

1998 елда «Каты җисем физикасы» белгечлеге буенча Fe³⁺ һәм Gd³⁺ ионнарының спины гамильтониан параметрларын тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 1998 елдан В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында (КИУ) эшли, анда өлкән укытучыдан профессорга һәм «Санлы икътисад һәм сыйфат идарәсе» кафедрасы мөдиренә кадәр юл үтә. 2002 елда доцент, профессорhttps://ieml.ru/faculties/menedzhmenta-i-inzhenernogo-biznesa/kafedry/kafedra-integrirovannykh-sistem-menedzhmenta/ дигән гыйльми исем ала..

2015 елда «Регионда гомуми сыйфат идарәсе системасын формалаштыру» темасына икътисад фәннәре докторы диссертациясен яклыйhttps://uuia.ucoz.ru/ABTOPEFEPAT/antonova_i.i..pdf. 2016 елда аңа икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе биреләhttps://unecon.ru/sites/default/files/inform.spr_.mkrtchyan.pdfhttps://economy-lib.com/formirovanie-sistemy-vseobschego-upravleniya-kachestvom-regiona.

Антонова гомуми сыйфат идарәсе, стандартлаштыру һәм ябык цикллы икътисад өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә сыйфат идарәсе концепцияләре, «Җиңел җитештерү» (РС ВУК)https://cyberleninka.ru/article/n/organizatsionno-ekonomicheskie-mehanizmy-v-obespechenii-regionalnoy-sistemy-vseobschego-upravleniya-kachestvom/viewer, куллану модельләре һәм регионны инновацион үстерүгә юнәлтелгән проектлар эшләнгәнhttps://www.elibrary.ru/item.asp?edn=gaixzl.

Педагогик һәм административ эшчәнлек 1998 елдан — КИУ да өлкән укытучы, доцент, профессор.

2002 елдан — «Санлы икътисад һәм сыйфат идарәсе» кафедрасы мөдире.

2017 елдан — инновацион-проект эшчәнлеге буенча проректор һәм «Җитештерү системаларын үсеше буенча фәнни-тикшеренү проектеары институты» директоры.

Фәнни эшчәнлек И. И. Антонова —300 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 190 тән артык мәкалә (Scopus, Web of Science, РИНЦ)https://www.webofscience.com/wos/author/record/AAA-7545-2022, 6 монография, 2 дәреслек, 50 дан артык уку-методик комплекс язган. Хирш индексы — 18https://www.elibrary.ru/page_captcha.asp?rpage=https%3A%2F%2Fwww%2Eelibrary%2Eru%2Fauthor%5Fprofile%2Easp%3Fauthorid%3D261159.

Ул гомуми сыйфат идарәсе һәм стандартлаштыру фәнни мәктәбен булдыра, аның эченә фәнни хезмәткәрләр, предприятиеләр белгечләре, студентлар, магистрантлар, аспирантлар, докторантлар керә. Стратегик идарә итү, икътисад, сыйфат менеджменты, стандартлаштыру модельләре һәм ябык цикллы икътисад өлкәләрендәге киң спектрлы тикшеренүләр аның уйлап табучан фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген раслый.

Диссертация советларында эшләү Диссертация советы әгъзасы Д 212.117.05, «МГУ им. Н. П. Огарева» белгечлеге буенча – 08.00.05 – Икътисад һәм халык хуҗалыгы белән идарә итү (2019 елдан 2022 елга кадәр)https://vak.minobrnauki.gov.ru/uploader/loader?type=8&name=91039047002&f=5194.

КФУның диссертация советы әгъзасы.052.6 белгечлеге буенча КФУ каршында - 5.2.3 Төбәк һәм тармак икътисады (икътисад фәннәре)https://kpfu.ru/validation/sobstvennye-sovety-kfu/dissertacionnye-sovety.

Фәнни һәм эксперт оешмаларында катнашу И. И. Антонова — Россиянең һәм халыкара фәнни советлар, комитетлар һәм комиссияләр әгъзасы һәм эксперты:

— Россия Фәннәр академиясенең экспертыhttps://ieml.ru/news/30045/?sphrase_id=108024;

— РФА ИПРЭның «Икътисадның сыйфат проблемалары» фәнни советы әгъзасыhttps://ieml.ru/news/36268/?sphrase_id=108024;

— Дәүләт Думасының сәнәгать һәм сәүдә комитетың белән Россия машина төзүчеләре фундаменталь фәннәр үсеше һәм кадрлар әзерләү комитетының берлектәге Эксперт советы әгъзасы (югары технологияле сәнәгать өлкәләре өчен кадрлар әзерләү буенча);

— Россия табигый фәннәр академиясенең (РАЕН) «Икътисад һәм социология» секциясе әгъзасыhttps://tatcenter.ru/person/antonova-irina-ilgizovna/https://ieml.ru/news/11757/?sphrase_id=108024;

— ТК 115 «Административ-территориаль берәмлекләрнең тотрыклы үсеше» комитеты әгъзасы. Антонова И. И. җитәкчелегендә ГОСТ Р ИСО 71610-2024 «Бистәләрнең тотрыклы үсеше. Сәнәгать предприятиеләренең инновацион һәм производство активлыгы күрсәткечләре» милли стандарты эшләнгән һәм ул сәнәгать предприятиеләренең гамәлдә җәмгыятьнең тотрыклы үсешенә юнәлтелгән инновацион һәм производство активлыгы, шулай ук конкуренция сәләте һәм сыйфат күрсәткечләрен билгелиhttps://ipksyifat.ru/ru/about/https://docs.cntd.ru/document/1307338268;

— Росстандартның ТК 483 «Ябык цикллы икътисад, җыелма куллану һәм тотрыклы финанслау» комитеты әгъзасы;

— Росстандартның ТК 076 «Идарә итү системасы» техник комитетының «Сәламәтлек саклау оешмаларын белән идарә итү» буенча ПКЗ/ТК асткомитеты әгъзасыhttps://mba.ieml.ru/ru/o-mba/government/?id=9;

— РФ ТППның техник көйләү, стандартлаштыру һәм продукция сыйфаты комитеты әгъзасыhttps://rus-nga.tpprf.ru/ru/interaction/committee/komkach/members/?MEMBER_ID=17098;

— РФ ТППның ябык цикллы икътисад һәм экология үсеше советы әгъзасы;

— Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының белем бирү һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы;

— «Россия Дәүләте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының калдыкларны эшкәртү һәм икенчел чимал ресурсларын һәм калдыкларны эшкәртү комитеты экспертыhttps://deloros.ru/komitety/komitet-po-pererabotke-otkhodov-i-vtorichnym-resursam/;

— Сыйфат проблемалары академиясе (МОО АПК) әгъза-корреспонденты;

— Казан шәһәре мэрының исемле стипендияләрен бирү буенча Эксперт комиссиясе әгъзасыhttps://ieml.ru/news/35224/?sphrase_id=108024.

Редакция коллегияләрендә, фәнни һәм җәмәгать оешмаларында әгъзалык — «Эффектив менеджмент системасы» халыкара фәнни-гамәли форумының программа комитеты рәисеhttps://ieml.ru/innovation/forum2023/;

— «Фәнни-җитештерү бизнесы: Икътисадның тотрыклы үсеше. Иң яхшы практикалар» инновацион-укыту КАМПУСы программа комитеты рәисе — «Russian Journal of Economics and Law», «Санкт-Петербург дәүләт икътисад университетының хәбәрләре», «Икътисад сагында» (РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород академиясе) журналлары редакция коллегияләре әгъзасыhttps://www.rusjel.ru/jour/pages/view/EditorialChttps://namvd.editorum.ru/ru/nauka/journal/135/view#journal-editorial;

— Бөтенроссия сыйфат оешмасы идарәсе әгъзасыhttps://mirq.ru/company/staff/https://ieml.ru/news/3128/?sphrase_id=108024;

— Россия бизнес-белем бирү ассоциациясе советы әгъзасыhttps://rabe.ru/about/struktura/https://ieml.ru/news/36697/?sphrase_id=108024;

— ТР Бәяләүчеләр берлеге ҖЧҮ идарәсе әгъзасыhttp://xn----itbjajqfws6a9a.xn--p1ai/%D0%BE-%D0%BF%D0%B0%D1%80%D1%82%D0%BD%D0%B5%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B2%D0%B5/%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2-%D0%BF%D1%80%D0%B0%D0%B2%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F/;

— «Җитештерүне тазару» методикасын кертү буенча эш төркеме әгъзасы (05.06.2012 № 130-ОД боерыгы); — ГОСТ Р сертификациясе аудиторы:

Сыйфат белән идарә итү системасы (ГОСТ Р ИСО 9001-2015);

Экологик идарә итү системасы (ГОСТ Р ИСО 14001-2007); Хезмәт куркынычсызлыгы һәм сәламәтлекне саклау системасы (ГОСТ Р 54934-2012/OHSAS 18001:2007);

— Санкт-Петербург политехник университеты ФУМО әгъзасы («Техник системаларда идарә итү» юнәлеше буенча) һәм РФ ФСБ академиясенең «Информацион куркынычсызлык» юнәлеше буенчаhttps://ksid.spbstu.ru/userfiles/files/SOSTAV-FUMO-27_00_00---NA-SAYT.pdf;

— «Россия инженерлык белем бирү ассоциациясе» ҖЧҮ әгъзасыhttps://web.archive.org/web/20190906215045/https:/aeer.ru/departments/ru/tatarstan.htm.

Бүләкләр һәм исемнәр Дәүләт бүләкләре

— «Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем (2026).

— «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә ордены медале (2022)https://tatarstan.ru/index.htm/news/2139614.htmhttps://docs.cntd.ru/document/351809909.

— «Россия югары профессиональ белеме мактаулы хезмәткәре» (2012).

— «Татарстанның атказанган югары мәктәп хезмәткәре» (2015)https://tatarstan.ru/press/photo.htm/photoreport/696080.htmhttps://kazan.bezformata.com/listnews/ieup-antonova-i-i-zasluzhennij-rabotnik/37366841/.

— «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005).

— «Хезмәт ветераны» (2022).

Фәнни-профессиональ бүләкләр

— «Елның стандартлаштыручысы» премиясе лауреаты (2019) — Россия Федерациясенең мәгариф һәм икътисад системасында сыйфатны тәэмин итүнең фәнни-методик нигезләрен эшләгәне һәм сыйфат идеяләрен алга этәргәне өчен;

— «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсы җиңүчесе (2020) — «Социаль яктан мөһим инновацияләр» номинациясендә «Магнит сәяхәт» туристлык-агарту проекты өченhttps://ieml.ru/news/16314/?sphrase_id=108024;

— «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2009);

— Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2013) — «Җитештерүне тазару» методикасын кертү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге һәм актив катнашуы өченhttps://rt-online.ru/p-doc-prizaslug-72877/;

— РФ Мәгариф министрлыгының «Мәгарифтә лидер — 2006» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе — «Өстәмә белем бирү лидерлары» номинациясендәhttps://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/1829.htmhttps://www.tatar-inform.ru/news/tatarstanskie-pedagogi-stali-laureatami-konkursa-lider-v-obrazovanii-2006-38902;

— «Татарстан Республикасының иң яхшы сыйфат менеджеры» лауреаты исеме (2009);

— И. А. Ильин исемендәге җәмәгать премиясе медале (2012) — төбәктә сыйфат идеяләрен алга этәрүгә практик өлеш керткәне өчен;

— Бөтенроссия сыйфат оешмасының «Россиянең сыйфат лидеры» медале (2008) — югары профессионализм, сыйфатны тәэмин итүнең фәнни-методик нигезләрен эшләгәне һәм Россиянең мәгариф һәм икътисад системасында сыйфат идеяләрен алга этәргәне өченhttps://mirq.ru/news/2023/v-kazani-vruchili-nagrady-vok/;

— «Инновацияләр һәм үсеш өчен» медале һәм дипломы (2002) — профессиональ казанышлары өченhttps://ieml.ru/news/3178/?sphrase_id=108024.

Библиография 1. Антонова И. И. ЭПР-тикшеренүләр: Fe³⁺ һәм Gd³⁺ ионнарының спин Гамильтониан параметрларын кольквириит структуралы кристаллларда анализлау — Физика-математика фәннәре кандидаты диссертациясе . — Казан: В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, 1998. — 138 бит.

2. Антонова И. И. Төбәкнең җәмгыять сыйфат белән идарә итү (TQM) системасын формалаштыру: теория һәм методика — Икътисад фәннәре докторы диссертациясе.  — Казан: Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты, 2015. — 362 бит. Тәрҗемә: — Всеобщее управление качеством → Җәмгыять сыйфат белән идарә итү (TQM)

ӘДӘБИЯТ