Һилмар Тате, Һилмар Отто Тате (; 1931 елның 7 апреле, Веймар республикасы, Анхальт ирекле дәүләте, Һалле ― 2016 елның 14 сентябре, Германия, Берлин) ― театр һәм кино актеры, тавыш яздыру актеры. 1963 елда төшерелгән «Кызыл ромашка» (Die rote Kamille) фильмында Җәлил ролен башкарганХильмар Тате (Hilmar Thate). Кинопоиск.
Тәрҗемәи хәле 1931 елның 7 апрелендә Һалле шәһәре микрорайонында туган. Әтисе паровоз слесаре, әнисе хуҗабикә булган. Һалледа үскән, анда 10нчы сыйныфка кадәр Франкеның укырга йөргән. Һәвәскәр актерлар труппасы студенты булган вакытта ук, актерлык белемен туган шәһәрендәге Дәүләт театр һәм музыка югары дәвам иткән, аны 1949 елда дәүләт имтиханы тапшырып тәмамлаганHilmar Thate. In: Internationales Biographisches Archiv 34/2005 vom 27. August 2005, ergänzt um Nachrichten durch MA-Journal bis KW 19/2006 (abgerufen via Munzinger Online). Шул ук елда үзенең театр карьерасын Котбус шәһәренең дәүләт театрында (Бранденбург җирендә бердәнбер дәүләт театры) башлаган. 1951 елда Берлиндагы Дуслык театрына (хәзерге ), аннары Берлиндагы Максим Горький исемендәге һәм 1959 елда театрына күчкән. 1971 елда күчкән, 1980 елга кадәр аның әгъзасы булган. ГДРда ике тапкыр «Елның театр актеры» дип танылган: 1967 елда Бертольт Брехтның «Кеше - ул кеше»сендә Galy Gay роле өчен һәм Шекспирның Ричард III ролен башкарган өченHans-Jürgen Mende und Kurt Wernicke (Hrsg.): Berliner Bezirkslexikon Friedrichshain-Kreuzberg. Haude & Spener, Berlin 2003, S. 368..
1951 елдан киноширкәтенең дубляж студиясендә тавыш яздыру актеры сыйфатында эшләгән, 1955 елда кинода дебют ясаган: «Einmal ist keinmal» фильмында Бухлеманн ролен башкарганХильмар Тате (Hilmar Thate, Hilmar Otto Thate). Кино-Театр.Ру.
1976 елдан Көнчыгыш Германиядә актер буларак эшчәнлегендә җитди каршылыклар белән очрашкан, шуңа күрә илдән китәргә карар кылган.
1980 елдан хатыны Ангелика Домрёзе белән Көнбатыш Берлинда яшәгән һәм Берлинның дәүләт драма театрында режиссер җитәкчелегендә эшләгән. Соңрак ирекле актер буларак иҗат иткән.
ГДР сәнгать академиясе, 1993 елдан – Берлин әгъзасы булган.
Шәхси тормышы
Беренче хатыны Lore (аерылган). Беренче никахыннан улы бар, скульптор Ханно Тате. 1976 елда актриса (Angelica Domröse) өйләнгән (икенче никахы).
2016 елның 14 сентябрендә Берлинда 85 яшендә вафат булган. Митте округындагы Доротеенштадт зиратында җирләнгәнbz-berlin.de: Hilmar Thate in Berlin beerdigt – an prominentem Ort Artikel vom 30. September 2016, abgerufen am 30. September 2016knerger.de: Das Grab von Hilmar Thate.
Фильмография 1954—2005 еллар эчендә барлыгы 40 фильмда уйнаган. 2005 ― Гитлер-кантата (Die Hitlerkantate) ― Һанс Брох 2004 ― Тугызынчы көн (Der neunte Tag) ― епископ Филипп 2002 ― «Рубикон» операциясе (Operation Rubikon) ― Ричард Вулф 2002 ― Дуэль (Zweikampf) ― комиссар Отто Конрад 2000 ― Сугышчы һәм сөяркә (Krieger und Liebhaber) ― Cäsar Klein 1999 ― Төнге юл (Wege in die Nacht) ― Уолтер 1997 ― Берлин – Мәскәү (Berlin - Moskau) ― Сәид 1991 ― Нардино әтиләре (Die Väter des Nardino) ― Паскуале 1989 ― Ату өчен ачык (Frei zum Abschuß) ― мистер Рубен 1985 ― Дон Жуан ― Сканарелло 1983 ― Динго ― Паул Нойманн 1981 ― Тимер фәрештә (Engel aus Eisen) ― Густав 1978 ― Флёр Лафонтен ― Филипп 1974 ― Җаннар туганлыгы (Die Wahlverwandtschaften) ― Эдуард 1971 ― Оптимистик трагедия ― Алексей 1964 ― Ярылган күк йөзе (Der geteilte Himmel) ― Эрнст 1963 ― Кызыл ромашка (Die rote Kamille, режиссер Лотар Беллаг, сценарий авторы Рудольф Бом) ― Җәлил Красная ромашка фильм, 1963. Кинопоиск Рафаэль Мустафин. По следам поэта-героя. Книга-поиск. Издание второе, переработанное и дополненное. К.: ТКИ, 1973. ― стр.280 1961 ― Профессор Мамлок ― Ролф Мамлок 1958 ― Матрослар җыры ― Людвиг һ.б.
Искәрмәләр
Сылтамалар Хильмар Тате (Hilmar Thate, Hilmar Otto Thate). Кино-Театр.Ру
Төркем:Киноактёрлар Төркем:Театр актерлары Төркем:Бертольт Брехт Төркем:Муса Җәлил Төркем:Шәхесләр:ГДР Төркем:Мөһаҗирләр Төркем:Алманнар