Мәдинә мәчете () ― Татарстанның Лаеш районы Сокуры авылында (Яңа Сокуры-2 коттеджлар бистәсендә Коттеджный посёлок село Сокуры, Лаишевский район. Яндекс Карты) урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 2025 елның 1 июнендә ачылган.
Тарих
Мәчет төзелеше 2022 елның 30 июлендә башланган. Мәчет хуҗалык ысулы белән төзелгән: төп эшләрне җирле халык башкарган, катлаулы этапларга белгечләр чакырылган.
Төзелеш өчен акча инвесторлардан һәм авыл кешеләреннән җыелган. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы (Габишево), 2025 елда II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән Илсур Гомәр улы ДияровАнар Зейналов. Путин наградил 17 татарстанцев орденами и почетными званиями. Коммерсантъ Казань, 25.01.2025 һәм аның гаиләсенең өлеше кергәнЛаеш районы Сокуры авылында «Мәдинә» мәчете ачылды. Татар-информ, 2.05.2025.
Мәчет ачылу тантанасында район башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы мөхтәсибе Бари улы Наил хәзрәт Әбелханов һ.б. кунаклар катнашкан Сокуры авылында яңа «Мәдинә» мәчете ачылды. ТР МДН, 1.06.2025
Тасвирлама Мәчет Борһан Шаһиди урамы, 1 адресы буенча урнашкан. Мәйданы 283,2 кв. метр булган ике катлы бина 1 мең кв. метрлы җир кишәрлегендә төзелгән.
Мәчет барлыгы ~230 кешене сыйдыра. Беренче катта 200 кешелек ир-атлар өчен намаз залы, гардероб бүлмәләре, имам кабинеты, икенче катта 30 кешелек хатын-кызлар өчен намаз залы һәм уку сыйныфы урнашкан.
Комплекс территориясендә төзекләндерелгән чишмә бинасы бар.
Имам Яңа мәчетнең имам-хатыйбы Наил улы Марат хәзрәт ГайнетдиновВ селе Сокуры торжественно открыли новую мечеть «Мадиня». Лаишевский район Вконтакте, 1.06.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Сокуры авылында яңа «Мәдинә» мәчете ачылды. ТР МДН, 1.06.2025 В селе Сокуры торжественно открыли новую мечеть «Мадиня». Laishevoofficial, 1.06.2025
Моны да карагыз Юлчы (мәчет, Сокуры)
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Лаеш районы мәчетләре Төркем:2025 елда төзелгән мәчетләр