Йорис Хуфнагель яки Георг Хофнагель (нидерланд телендә: Joris Hoefnagel, немец телендә: Georg Hoefnagel; 1542, Антверпен — 1601 елның 24 июле, Вена) — фламанд рәссамы: рәсем ясаучы, гравёр, миниатюрист, антиквар һәм сәнгать әсәрләре сәүдәгәреNeues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852. Табигый-фәнни трактатлар иллюстрацияләре, топографик күренешләр, китап басмаларының иллюминацияләре белән мәшһүр. Ул соңгы кулъязма иллюстраторларының берсе булган һәм «табигый натурализм» үсешенә киләсе буын осталарының бу графика өлкәсенә әһәмиятле йогынты ясап зур кертем ясаганHendrix L. Hoefnagel, Joris // Grove Art Online. Oxford Art Online. — Oxford University Press. Web. 21 July 2014. Тәрҗемәи хәле Йорис Хуфнагель тукылган келәмнәр, бриллиантлар һәм зиннәтле әйберләр сәүдәгәре Якоб Хофнагель һәм аның хатыны Антверпенда тәңкә йорт яны остасы кызы Элизабет Везелер улы булган. Аның әтисе, мөгаен, аның гаилә бизнесы белән шөгыльләнүен теләгәнгә күрә ул һәрьяклы гуманистик белем алган. Йорис туган һолланд теленнән кала тагын берничә телдә сөйләшкән, шигырьләр яза һәм төрле музыкаль коралларда уйный алган. Эшләренең берсендә Хуфнагель үзен үзлектән өйрәнгән рәссам дип атаган. Шулай да, иртә фламанд биографы Карел ван Мандер сүзләре буенча үзенең беренче сәнгать сабакларын ул Антверпеннан мәңгегә киткәнче, мөгаен, 1570-1576 елларда Ханс Болдан алган. Ханс Бол, мөгаен, Хофнагельне миниатюра живописе белән таныштырган, гәрчә бу укытуның документаль шәһадәте юкТhea Vignau-Wilberg. Joris Hoefnagel. The Illuminator // Lee Hendrix, Thea Vignau-Wilberg, Mira Calligraphiae Monumenta: A Sixteenth-Century Calligraphic Manuscript Inscribed by Georg Bocksay and Illuminated by Joris Hoefnagel. — Volume 1. — Getty Publications, 13 Aug 1992. — Рр. 15—28.

Йорис Хуфнагель 1560 елдан 1562 елга кадәр Франциядә торган, Бурж һәм Орлеан университетларына зиярәт кылган. Монда ул, мөгаен, үзенең беренче пейзаж рәсемнәрен ясаган. 1563 елда ул дини дулкынлануларга күрә Франциядән китәргә мәҗбүр булган һәм Антверпенга кайткан. Шуннан соң тиздән ул Испаниягә киткән, анда 1563 елдан 1567 елга кадәр торган. Ул Испаниянең урыннарының төрле рәсемнәрен ясаган, аны бигрәк тә Испаниянең төп сәүдә порты Севилья сокландырган, анда ул күп экзотик хайван һәм үсемлек күрә алган. Йорис Антверпенга 1567 елда кайткан. Киләсе елда ул Англиягә барган һәм берничә ай Лондонда торган, анда җирле фламанд коммерсантлары белән дуслашкан. Антверпенга 1569 елда кайткач, Йорис Хуфнагель 1571 елда Сюзанна ван Онхемга өйләнгән, ә 1573 елда аларда Якоб исемле угыл туган, ул шулай ук рәссам булганBiography of Georg Hoefnagel at the Kunsthistorisches Museum Wien . Антверпенны 1576 елда Сиксән еллык сугыш вакытында испан гаскәрләре талаганнан соң Йорис Хуфнагель, күп башкалар кебек үк, шәһәрдән киткән. 1577 елда ул дусты картограф Абрахам Ортелий белән Рейн буйлап Майнадагы-Франкфурт, Аугсбург һәм Мюнхен аша Венеция һәм Римга һәм шулай көньякка Римнан Неапольгә сәфәр кылган. Аугсбургта танышкан меценат Ханс Фуггер һәм табип Адольф Окко аны Бавария герцогы Альберт V-кә киңәш иткәннәр. Герцог Хуфнагель миниатюралары белән сокланган һәм аңа сарай яны рәссамы вазифасын вәгъдә иткән. Римда Хуфнагель кардинал Алессандро Фарнезега таныштырылган булган. Кардинал, рәссамның сәләтләрен күреп, шулай ук 1578 елда аңа сарай яны миниатюристы вазифасын тәкъдим иткән. Шулай да Хуфнагель Мюнхенда герцог сарае янында вазифаны биләргә карар кылган. Ул Мюнхенда сигез ел тирәсе эшләгән һәм бавар герцоглары Альберт V һәм Вильгельм V сарайлары янында эшләгән. Ул шулай ук Фуггердан һәм Феррарадан Эсте гаиләсеннән заказлар башкарган. Шул ук вакытта ул Инсбрукта эрцгерцог Фердинанд II сарае янында эшләгән. Ул шулай ук иске осталарның рәсемнәрен туплавын һәм сатуын дәвам иткән. Кальвинист буларак ул Мюнхеннан 1591 елда, сарай янының бөтен әгъзалары католик ышануына тугърылыгы турында игълан итәргә мәҗбүр булганда китәргә мәҗбүр булган. Хуфнагель моны эшләүдән баш тарткан. Ул 1594 елда Прагага император Рудольф II Габсбургка киткән. Гомеренең соңгы елларында ул улы Якоб белән Венада эшләгән, әмма даими рәвештә Прагада булгалаган. Аның ир туганы Даниэль Хуфнагель шулай ук Венада торган. Иҗаты

Хуфнагель төрле яклы рәссам булган. Ул пейзажлары, эмблема рәсемнәре, миниатюралар, орнамент-гротесклар, топографик рәсемнәр, мифологик һәм аллегорик композицияләре өчен мәгълүм. Аның әсәрләре һолланд натюрморты, декоратив һәм фәнни графика үсешенә әһәмиятле йогынты ясаган. Хуфнагель Европа буенча сәяхәтләре вакытында күп пейзаж рәсеме ясаган. Англия буенча сәфәрдә ул Виндзор кальгасы кебек король сарайлары белән рәсемнәр һәм акварельләр башкарган; алар Англиядә иң иртә реалистик пейзаж акварельләре булып санала. Күп рәсемнәр Ортелийның «Theatrum orbis terrarum» (1570) һәм Браунның «Civitates orbis terrarum» (Кёльн, 1572—1618) басмалары гравюралары өчен модельләр булып хезмәт иткән. Алты томда “Дөнья дәүләтләре атласы” (Civitates orbis terrarum) үз вакытының иң киң географик атласы булган. Хуфнагель «Civitates» өстендә даими рәвештә бөтен гомерен эшләгән һәм, мөгаен, башка рәссамнарга кайбер гравюраларга заказлар биреп арадашчы сыйфатында булган. Ул үзе алтмыштан артык иллюстрация, шул исәптән Бавария, Италия һәм Богемиянең төрле күренешләрен башкарган. Ул гравюраларны эффектлы перспективалар һәм бизәкле картушлар кулланып маньерист фантазия һәм зирәклек белән терелдергән. Аның улы Якоб 1618 елда Кёльнда чыккан «Civitates»ның Европа шәһәрләре күренешләре белән алтынчы томы өчен әтисе эскизларын үзгәртеп эшләп чыккан. Күренешләр перспективада тәкъдим ителгән һәм бары тик кайбер очракларда изометрик, алар территориянең, ландшафтның, юл шартларының төгәл сурәтләнеше һәм шулай ук күзәтү көче һәм интерпретация ачыклыгы белән аерылып тора Baldescu I. Joris e Jacob Hoefnagel — Artisti e Viaggiatori: Territorio e vedute di città in Civitates Orbis Terrarum. — Köln: Liber Sextus, (1617—1618) // Studia Patzinika, 6, 2008. — Рр. 7—35. Англиядә Хофнагель шулай ук “Түземлек” атамасы астында символик рәсемнәр сериясен эшләгән (тулы атамасы: Traité de la Patience, Par Emblêmes Inventées et desinées par George Hoefnagel à Londres, L’an 1569), аларда аеруча игътибар түземлек һәм газаплану темаларына бирелә. Әсәрнең жанр характеры Нидерландның соңрак китап-эмблемаларның алдан килүчесе булган. «Patientia» шулай ук Антверпен нәшире Христофор Плантен даирәсендә популяр булган стоик булмаган фәлсәфә йогынтысын чагылдырган. Китап кулъязма буларак сакланып калган һәм 1569 ел белән даталанган. Кулъязма Франциядә, Руанның Муниципаль китапханәсендә сакланаТhea Vignau-Wilberg. Joris Hoefnagel. The Illuminator. — Рр. 15—28. Хуфнагель Прага император сарай янының барлык “рудольфинлылар”дан иң тәҗрибәле рәссам-миниатюрист булган һәм Габсбурглар тупламасыннан кулъязмаларга миниатюралары белән мәгълүм булган. 1582 елда Хуфнагель эрцгерцог Фердинанда II Тирольле өчен кырларында миниатюралар белән миссал ясаган. Император Рудольф II соравы буенча 1591-1594 елларда аның тарафыннан “Өлге шрифтлар китабы” (Schriftmusterbuch; хәзер Венада сәнгатьләр тарихы Музеенда саклана) кулъязмасына миниатюралар өстәлгән булган. Император шулай ук Хуфнагельга “Гүзәл каллиграфия һәйкәлләре”н (Mira calligraphiae Monumenta, 1596; хәзер Гетти музеенда) иллюстрацияләргә кушканLee Hendrix, Thea Vignau-Wilberg. Nature Illuminated: Flora and Fauna from the Court of the Emperor Rudolf II. — Getty Publications, 1997. Китап император Рудольф II кулларына эләккәч, Хуфнагель аңа күбесенчә үсемлекләр, җимешләр һәм чәчәкләр сурәтләре, әмма шулай ук вак хайваннар, бөҗәкләр һәм шәһәр күренешлләре белән иллюстрацияләр өстәгән. Алга таба ул әлифбаның вак хәрефләрен гибрид җанварлар һәм гаҗәеп битлекләр белән иллюстрацияләгән. Хуфнагельнең миниатюр иллюминацияләре иртә фламанд традициясен һәм, хосусан, XV һәм XVI гасыр Гент-Брюгге кулъязмаларын дәвам итә дип санала. Бу аның җентекле рәсем манерасында, ясалган күләгә яки битләрдә уйдырма тишемнәр аша шуучы сабаклар кебек “ялган” алымнарының куллануында чагыла. Хуфнагель үзенең бик вак детальләрнең сурәтләвендә виртуозлыгын һәм шулай ук яртылаш киселгән алма, ватылган ногыт борчагы кузагы, агызылган сыман тире белән бөҗәк яки сөйрәлүче хайваннар ясау белән мавыгуын күрсәтергә тырышкан. “Живопись иллюзионизмының киң ресурсларын кулланып Хуфнагель иллюстрацияләре белән язма сүз белән чагыштырганда сурәтләрнең артыграк аффектив көчен күрсәтергә теләгән. Шулай итеп, ул бер төр сәнгатьнең икенчесе өстеннән өстенлеген күрсәткән. Китап басма китаплар кулъязмаларны алыштырган диярлек вакытта кулъязмалар иллюминирлауның иң соңгы әһәмиятле мисалларның берсе булып »Lee Hendrix. Mira calligraphiae monumenta: An Overview // Lee Hendrix, Thea Vignau-Wilberg. Mira Calligraphiae Monumenta: A Sixteenth-Century Calligraphic Manuscript Inscribed by Georg Bocksay and Illuminated by Joris Hoefnagel. Volume 1. — Getty Publications, 13 Aug 1992. — Р. 1—6. Хуфнагель шигаре итеп: «natura magistra» (табигать — остаз) сүзләрен сайлаган. Бу аның табигатьнең натуралистик сурәтләвенә кызыксынуын чагылдыра. Антверпеннан китүенә кадәр үк ул хайваннарның миниатюр рәсемнәре сериясен башлаган. Әкренләп бу табигый тарих дүрт томлы кулъязмага җыелган булган (листы, датированные 1575—1582 еллар белән даталанган битләр Вашингтонда Милли сәнгатьләр галереясе, Берлинда Гравюра кабинеты, Лувр, Парижда кертеп шәхси музейларда һәм төрле шәхси тупланмаларда саклана. Кулъязма «Рациональ хайваннар һәм бөҗәкләр (ут); дүрт аяклы хайваннар һәм сөйрәлүчеләр (җир); судагылар һәм моллюсклар (су); очучы һәм җир-су хайваннары (һава)» (Animalia rationalia et insecta (ignis); Animalia quadrupedia et reptilia (terra); Animalia aquatilia et conchiliata (aqua); and Animalia volatilia et amphibia (aier) дип аталган. Бу әсәр «дүрт элемент» буенча бүленгән меңнәрчә хайваннарның детальле сурәтләрен кертә. Шуңа күрә китап гади итеп «Дүрт элемент» дип атала. Анда якынча өч йөз миниатюра һәм якынча мең язма барMarisa Anne Bass. Insect Artifice: Nature and Art in the Dutch Revolt. — Princeton University Press, 2019. — Р. 3. «Хофнагельне сарай янында беренче “натуралистлар”ның берсе итеп санарга мөмкин иде. “Натуралистлар” исеме астында Рудольф II даирәсендә төп темасы булып булсын ул үсемлек, минерал яки нарвал мөгезе табигать күренешләренең реалистик төгәл һәм җентекле чагылдыруы булган осталарны атаганнар. Императорның үзенең табигый феноменнар белән мавыгуы, күзәтүләрне һәм кунсткамерада җыелган иң гаҗәп чагылышларында флора һәм фауна өлгеләрен систематизацияләргә ихтыяҗ галим-натуралистның кызыксынулары гармоник рәвештә эстетик мәсьәлә белән кушылган яңа иҗат төрен тормышка китергән. Бу беренче ачучы хисе, Универсумның һәрбер чагылышына мәхәббәт кызыксынуы – һәм шулай ук рәссам-миниатюристның гадәти булмаган осталыгы – фәнни трактатка коры дидактик иллюстрацияләрдән художестволы оригиналь күренеш ясаган специфик сәнгать булган. Каллиграфик хезмәтләр өчен оста “натуралист” титулы гына түгел, ә „иероглифик“» титулын алганТананаева Л. И. Рудольфинцы: Пражский художественный центр на рубеже XVI—XVII веков. — М.: Наука, 1995. — С. 94 . Йорис Хуфнагель Антверпен рәссам-анималисты Ханс Верхаген ден Стоммен рәсемнәр сериясен яки Конрад Гесснерның “Хайваннар тарихы” (Historiae animalium, 1551—1587) биш томлы хезмәтеннән агачта гравюраларны кертеп еш башка рәссамнарның эшләреннән күчермәләр ясаган.