Илдар Хәйруллин, Илдар Индус улы Хәйруллин (Ильдар Индусович Хайруллин; 1965 елның 30 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― табиб-хирург, медицина фәннәре кандидаты (2000), доцент. 2022 елдан Мәскәүнең Н. И. Пирогов исемендәге Беренче шәһәр хастаханәсе баш табибы, Татарстан Республикасының атказанган табибы (2011).

Тәрҗемәи хәле 1965 елның 30 сентябрендәИльдар Хайруллин Вконтакте Казанда табиблар гаиләсендә туган. Әтисе неврапатолог, әнисе табиб-гинеколог булган, сеңлесе шулай ук табиб.

1988 елда С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын (1994 елдан университет, КДМУ) дәвалау факультетын отличие белән тәмамлаган. Укуын Яр Чаллының 7нче шәһәр клиник хастаханәсе интернатурасында дәвам иткән. 1994―1996 елларда КДМУ клиник ординатурасында «хирургия» белгечлеге буенча укыганИльдар Индусович Хайруллин. Медвестник

2015 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Менеджмент» белгечлеге буенча магистратура тәмамлаган.

2000 елда медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы 1989 елда Алабуга үзәк район хастаханәсенә онкология стационары табиб-хирургы булып урнашкан.

1990 елда Яр Чаллы шәһәренең 2нче клиник хастаханәсенең гастрохирургия бүлегендә эшли башлаган. Ординатура тәмамлагач, стационарның хирургия бүлеге мөдире вазыйфасына чакырылган.

2003―2004 елларда Казан дәүләт медицина университетының 1 нче хирургия авырулары кафедрасында онкология, анестезиология һәм реаниматология курсын укыткан.

2004 елдан ― Яр Чаллы шәһәренең 5нче клиник хастаханәсендә баш табиб урынбасары, 2007 елдан ― баш табиб. 2008 елда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы.

2015 елдан ― Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М. З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры баш табибы.

2018 елдан ― Икътисад югары мәктәбенең Сәламәтлек саклау идарәсе һәм икътисады кафедрасы доценты Хайруллин Ильдар Индусович. Национальный исследовательский университет «Высшая школа экономики» һәм Халыкара медицина кластеры Фонды генераль директорының беренче урынбасары, 2019 елдан ― Фондның генераль директорыХайруллин Ильдар Индусович. Лица отрасли ВШОУЗ.

2022 елның 27 октябреннән ― Мәскәүдә Н. И. Пирогов исемендәге Беренче шәһәр хастаханәсенең () баш табибы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2010 ― Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы 2011 ― Татарстан Республикасының атказанган табибы 2020 ― Мәскәү шәһәре мэры С. С. Собянинның Рәхмәт хатыХайруллин Ильдар. Главный врач, ГКБ №1 им. Н. И. Пирогова. events.vedomosti.ru

Шәхси тормышы Гаиләле. Өч баласы бар. Велоспорт белән мавыга.

Искәрмәләр

Сылтамалар Хайруллин Ильдар Индусович. ГКБ №1 им. Н. И. Пирогова. Первая Градская больница Ирина Краснопольская. Ильдар Хайруллин: Мы выходим на новый уровень - лечение конкретного человека, а не его болезни. Российская газета, 30.01.2025

Төркем:Хирурглар Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:Медицина фәннәре кандидатлары