Юлия Свириденко, Юлия Анатолий кызы Свириденко (, 1985 елның 25 декабре, СССР, Украина ССР, Чернигов өлкәсе, Чернигов) ― украиналы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе. 2025 елның 17 июленнән 2026 елның 12 июленә кадәр ― премьер-министрыВерховная рада проголосовала за назначение Юлии Свириденко премьером Украины. interfax.ru, 17.07.2025.
Тәрҗемәи хәле 1985 елның 25 декабрендә Украина ССР Чернигов өлкәсе административ үзәге Чернигов шәһәрендә туган. Әтисе Анатолий монополиягә каршы комитетта, әнисе өлкә Советында эшләгән.
Киев шәһәрендә тәмамлаган һәм «Монополиягә каршы эшчәнлек менеджменты» белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсен алган.
Карьерасын 2008 елда шәхси секторда башлаган.
2015 елдан Чернигов өлкәсе дәүләт администрациясендә җитәкче вазыйфаларда эшләгән: икътисади үсеш департаментын җитәкләгән, Чернигов өлкәсе дәүләт администрациясе (ӨДА) рәисенең беренче урынбасары вазыйфасын башкарган, 2018 елның июленнән декабренә кадәр ӨДА рәисе вазыйфаларын башкарган.
2019 елның сентябрендә Украина икътисад, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы үсеше министрының урынбасары вазыйфасына билгеләнгәнКабінет Міністрів схвалив Програму дій Уряду Кабинет министров Украины (29 сентября 2019), 2020 елның июленнән ― Украина икътисад, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы үсеше беренче урынбасары.
2020 елның 22 декабрендә Украина Президенты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән.
2021 елның 4 ноябреннән Украинаның беренче вице-премьеры ― вазыйфасын биләгән.
2025 елның 17 июлендә 262 тавыш белән (226 тавыш кирәк) Украина Югары Радасы Украина вазыйфасына билгеләгән.
2026 елның 12 июлендә, Украина президенты Владимир Зеленскийның Министрлар Кабинеты составын яңартырга ниятләвеннән соң, Украина премьеры вазыйфасыннан китүен раслаган Свириденко подтвердила отставку с должности премьера Украины. РИА Новости, 12.07.2026.
Шәхси тормышы Кияүдә. Ире бизнесмен Сергей Дерлеменко, төзелеш, ремонт һәм телекоммуникация тармаклары эшкуары. Аның эшчәнлегенең бер өлеше коммуникация челтәрләренә хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән. Кызлары София. Инглиз телен белә, шулай ук кытай теле буенча база белеме булуы турында белдерә.
Искәрмәләр
Сылтамалар Свириденко Юлія Анатоліївна
Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:Украина сәясәтчеләре Төркем:Украина икътисадчылары Төркем:Украина премьер-министрлары Төркем:Киев Милли сәүдә-икътисад университетын тәмамлаучылар Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре