Җәлил балалар музыка мәктәбе, рәсми атамасы «М. Г. Йөзлебаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе () ― Татарстанның Сарман муниципаль районы Җәлил бистәсендә 1966 елдан балалар өчен эшләп килүче музыка мәктәбе. 2016 елдан мәктәп белән 23 ел җитәкчелек иткән Мәгафур Гыйззәтулла улы Йөзлебаев исемен йөртә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындаhttps://pgtjalil-dmsh.ru/ Рәсми сайт Тарих Җәлил балалар музыка мәктәбенең тарихы да Сарман (1972 елга кадәр Әлмәт) районы составындагы Җәлил бистәсе тарихыннан аерылгысыз. Яңа урынга эшләре буенча күченергә тиешле кешеләрнең кайберләре бистәдә балалары өчен Әлмәттәге кебек музыка мәктәбе юклыкны сәбәп итеп һаман күченеп килмичә торалар. Шуңа күрә мондый мәктәпне ачу мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. «Әлкәйнефть» НПУ беренче башлыгы Галимҗан Мәннаф улы Әхмәдиев (1925―1999) Ахмадиев Галимзян Маннапович. veterans.tatneft.ru инициативасы белән һәм Татарстан АССР Министрлар Советы карары нигезендә 1966 елның 19 августында Әлмәт шәһәренең Җәлил бистәсендә Әлмәт балалар музыка мәктәбе каршында гомуми музыкаль белем бирүнең кичке мәктәбе ачыла. СССРның 50 еллыгы исемендәге «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Рафаэль Николаевич Тукаев (1929―1995)Рафаэль Николаевич Тукаев. veterans.tatneft.ru ТАССР Мәдәният министрлыгына Җәлил балалар музыка мәктәбен тотуга бюджет ассигнованиеләре бирүне сорап мөрәҗәгать иткәннән соң гына, 1974 елның гыйнварында мәктәп дәүләт бюджет финанславына күчерелә. Җәлил музыкаль белем бирү мәктәбе директоры итеп педагог, үзешчән композитор Мәгафур Гыйззәтулла улы Йөзлебаев билгеләнгән Джалильская детская музыкальная школа имени М.Г. Юзлибаева. rusneb.ru. Музыка мәктәбен ачуда Мәгафур Гыйззәтулла улы Йөзлебаевның өлеше зур. Аның танышы, элек «Октябрьскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең 1нче промыселы башлыгы булган Рәүф Касыймов Татарстанга күчеп, «Әлкәйнефть»нең 5нче промыселында эшли башлаган булган. Шуның башлангычы (яңа торак пункт белән кызыктыруы) һәм «Әлкәйнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчесе Галимҗан Мәннаф улы Әхмәдиевнең чакыруы белән Туймазы районы Серафимовский бистәсендә (2006 елдан авыл) яшәп һәм эшләп ятучы Мәгафур Йөзлебаев гаиләсе белән Җәлилгә күчеп килә, яңа бистәдә музыка мәктәбен ачу хәстәренә керешәЙөзлебаев Мәгафур Гыйззәтулла улы / Дамир Гарифуллин. Җиде җил дуенында. Җәлил поселогы тарихы буенча кыскача хәбәрләр.― Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2004. ― Б.56. Мәгафур Йөзлебаев Мәгафур Йөзлебаев 1928 елда хәзерге Гафури районы Карлы авылында туган. Ленинабад музыка-сәнгать мәктәбен тәмамлаган (1958), читтән торып Свердловск укыган. 1959―1966 елларда Туймазы районы Серафимовский бистәсендә нефтьче балалары өчен музыка мәктәбе ачып, шунда эшләгән. 1966 елның август аеннан Җәлил бистәсендә. 23 ел буе музыка мәктәбе директоры булып, пенсиягә чыккан. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Йөзлебаев Мәгафур Гыйззәтулла улы / Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. ― Яр Чаллы: «Идел-Йорт», 2000. ― Б.98.
1966 елның 1 сентябрендә Әлмәт шәһәренең 15нче санлы мәктәбе буларак ачылган бистә мәктәбенең бер почмагында музыка мәктәбе эшли башлый. Музыка мәктәбе өчен әлеге мәктәпнең икенче катындагы берничә бүлмә бирелә. Әлмәт шәһәре мәгариф бүлеге музыка укытучысы штатын бирә. Әлеге урында музыка мәктәбе өч ел эшли. 1967 елдан Җәлил бистәсендә махсус салынан бинада эшен дәвам итә. Мәктәптә укулар 17 укучы белән башланып китсә (шулардан 12 бала фортепиано, 5 бала баян классы буенча белем алган), тора-бара укучылар саны 170кә җитә. Әүвәл Мәгафур Гыйззәтулла улы җитәкчелегендә мәктәптә Анатолий Андреевич Владимиров, Разыя Галәветдин кызы Фәттахова гына укыткан. Биредә фортепиано, баян, скрипка, хореография сыйныфлары ачыла. Бераздан Александровка һәм Иске Минзәләбаш авылларында Җәлил балалар музыка мәктәбенең филиаллары ачыла. 2016 елның 16 июнендә ТР Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесенең № 285 карары белән Җәлил балалар музыка мәктәбенә беренче директоры Мәгафур Гыйззәтулла улы Йөзлебаев исеме бирелгән. Директорлар 1966―1989 елларда ― Мәгафур Гыйззәтулла улы Йөзлебаев, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре; 1989―1997 елларда ― Фәрит Вахит улы Гыйнатуллин; 1997 елдан ― Лилия Әкрәм кызы ДәүләтшинаЛилия Давлетшина Вконтакте, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Иҗат коллективлары Балалар бүгенге көндә фортепианода, электрон органда, баянда, тальянкада, гармунда, гитарада, балалайкада, домрада, трубада, саксофонда, флейтада, кларнетта, курайда, гөсләдә уйнарга; вокаль, хор, халык җырларына; соло һәм ансамбль, коллектив башкаруга өйрәнәләр. Мәктәптә «Экспромт» тынлы оркестры (сәнгать җитәкчесе Ханнанов Ф. Ф., ТР атказанган мәдәният хезмәткәре), «Шатлык» инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе Гинатуллин Ф. В., ТР атказанган мәдәният хезмәткәре), «Ихлас» вокаль ансамбле (сәнгать җитәкчесе Нуретдинова Л.С., ТР атказанган мәдәният хезмәткәре), гармунчылар ансамбле «Өмет» (сәнгать җитәкчесе Йөзлебаева Р. М.), «Хыял» фольклор ансамбле (сәнгать җитәкчеләре Шәйдуллина И. С. һәм Йөзлебаева Р. М.), «Сулыш» халык уен кораллары ансамбле (сәнгать җитәкчесе Шәйдуллина И. С.) кебек иҗат коллективлары эшләп килә. Музыка мәктәбен тәмамлаучылар 1972 елдан (мәктәпнең беренче чыгарылышы) 2024 елга кадәр 625 укучы Җәлил музыка мәктәбен тәмамлаган. Шуларның 92се үз тормышларын музыка белән бәйләгән. Җәлил музыка мәктәбен тәмамлаучылар арасында: Әбүзәр Фәйзуллин (1979 ел чыгарылышы), баянчы, Казан консерваториясенең кафедра мөдире. Юрий Терехов (2001 ел чыгарылышы), саксофончы, Казан музыка көллияте укытучысы. Татьяна Бабочкина (2003 ел чыгарылышы), Казан консерваториясе аспиранты. Ринат Насыйров (2006 ел чыгырылышы), Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, Габделфәт Сафинның баянчысы. Раил Арсланов (2010 ел чыгырылышы, Хижина Музыканта ютуб каналы аша билгеле, 1995), музыкант (баян, гитара), җырлар авторы һәм блогер. Казан консерваториясен «Баян» классы буенча тәмамлаган. Диләрә Кәлимуллина (2014 ел чыгырылышы), Мәскәү дәүләт музыка институтын тәмамлаган
Бина 2012 елда балалар музыка мәктәбенең «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ярдәмендә «Татнефть» ААҖ акчасына төзелгән өстәмә 2 катлы заманча бинасы файдалануга тапшырылган. Искәрмәләр
Әдәбият Йөзлебаев Мәгафур Гыйззәтулла улы / Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. ― Яр Чаллы: «Идел-Йорт», 2000. ― Б.98. Дамир Гарифуллин. Җиде җил дуенында. Җәлил поселогы тарихы буенча кыскача хәбәрләр. ― Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2004. – Б.35-37. Сылтамалар МБУДО Джалильская детская музыкальная школа имени М.Г.Юзлибаева. Об Учреждении. edu.tatar.ru Джалильская детская музыкальная школа. vmuzey.com
Моны да карагыз Сарман балалар сәнгать мәктәбе Мөслим балалар сәнгать мәктәбе Төркем:Сарман районы мәктәпләре Төркем:1966 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Җәлил