Сахарон Шелах (иврит телендә: שהרן שלח) — Израиль математигы, Иерусалимда Еврей университеты һәм Нью-Джерсида Рутгер университеты профессоры.
1945 елның 3 июлендә Иерусалимда күбрәк Ионатан Ратош тәхәллүсе астында мәгълүм Израиль шагыйре Уриель Шелах (Гальперин) гаиләсендә туган.
Төп хезмәтләре математик логика өлкәсендә, хосусан, модельләр теориясендә һәм күплекләр теориясендә. 1986 елда Халыкара математиклар конгрессында пленар чыгыш ясаган, 2012 елда — Европа математика конгрессында пленар чыгыш ясаган. 2009 елга якынча 900 мәкалә бастырган (200-дән артык автордаш белән).
Өйләнгән һәм өч баласы бар.
Бүләкләр: 1977 — Эрдёш премиясе 1981 — Ротшильд премиясе 1992 — премиясе 1998 — Израиль премиясе 2000 — Бойяи премиясе 2001 — математика буенча Вольф премиясе 2011 — ЭМЕТ премиясе 2013 — Стил премиясе
Искәрмәләр
Сылтамалар Архив математических работ Сахарона Шелаха, shelah.logic.at Төркем:Математиклар