Каргалы сөйләшенең урал-сакмар урынчылыгы — татар теленең казан диалектына караган каргалы сөйләше урынчылыгы.

Таралышы Урал-Cакмар урынчылыгы Ырынбур өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә (Җаек һәм Сакмар бассейннарында) таралган. Соңрак Башкортстанның һәм Чиләбе өлкәсенең көньяк районнарына да күченеп авыллар нигезләгәннәр.

Тарихы XVIII гасырның 30—40 нчы елларында Җаек, Самара, Сакмар ярлары буйлап Ырынбур хәрби чик сызыкларын һәм андагы ныгытма-ларны төзү эшенә патша хөкүмәте 400 казан татарын, Уфа өязеннән 500 ясаклы татарны, 500 мишәрне күчереп утырта. Соңрак бу ныгытылган пунктларга (редут, крепостьларга) Урта Идел буеннан яңадан татарлар, руслар һәм башка халыклар килеп утыралар. Идел буе татар-ларыннан тыш, Ырынбур хәрби сызыгына, ягъни Сакмар буена, казак хезмәтен үтәү максаты белән «салтанаул татарлары» һәм «кындырау татарлары» дип йөртелгән әстерхан нугайлары күчереп утыртыла.Баязитова Ф. С., Хәйретдинова Т. Х., Барсукова Р. С., Садыйкова З. Р., Рамазанова Д. Б., Татар халык сөйләшләре бит270-290

Үзенчәлекләре Урынчылыкка хас специфик үзенчәлекләр: нугай тибындагы ачык а авазы; 1 нче һәм 2 нче зат алмашлыкларының юнәлеш килешендә миңә, сиңә формалары; сыйфат фигыльнең -(а)қай/-(д)кәй (ашақай җиләк, кийәкәй кием) формасы; -а йат- (килә йата), -п қал- (өшеп қалыр) фигыль формаларының актив кулланылуы; тақан, тайын, чикем, чиңгел бәйлекләренең, қайта, қуй, тәқа, индеге кебек кисәкчәләрнең булуы, кечерәйтү-иркәләү формасы -чә/-чә (китапча, киленчә) аша бирелә, -п қал- фигыль формасы (эшеп қалыр); бәйлекләр: чикем, чиңгел, тықы, тақан (кадәр); әдәби телдәге киләсе кеше белән беррәттән киләкәй кеше вариантын куллану һ. б.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Татарские говоры Оренбуржья: лексико-семантический аспект / А. Я. Хусаинова. — Казань: ИЯЛИ, 2017. — 188 с. ISBN 978-5-93091-234-0

Төркем:Татар теленең урта диалекты