Әлфия Авзал кызы Авзалова (15 гыйнвар 1933, Актаныш, Актаныш районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ — 15 июнь 2017, Казан, Татарстан, Россия) — татар эстрадасының күренекле җырчысы.
Тормыш юлы Ул 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә анасы үлә. Атасы Бөек Ватан сугышыннан кайталмый. Анасының сеңлесе тәрбиясендә үсә.
Солистка буларак, 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Әфзаловага беренче зур уңыш китерә.
Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.
Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Әлфия Авзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый.
2017 елның 15 июнь иртәсендә мәшһүр җырчының вафаты турында билгеле булды. Әлфия ханымга 84 яшь иде.
Дәрәҗәле исемнәре һәм дәүләт бүләкләре Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы «Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен» дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.
Әлфия Авзалова — Татарстан АССР-ның халык (1970), РСФСР атказанган артисткасы (1983). Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).
2010 елда Казанда, «Мир» кинотеатрында Әлфия Әфзаловага багышланган «Моң патшабикәсе» документаль фильмы премьерасы узды. Сценарий авторы һәм режиссеры — Рабит Батулла.
Гаиләсе Кызлары: олы кызы Гүзәл Авзалова (беренче иреннән, 1953―2026Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова вафат булган. Татар-информ, 18.08.2026), АДПИ тәмамлаган. кече кызы (яшь аермасы 6,5 ел) Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова (икенче иреннән), КТУ тәмамлаган. оныклары: Гүзәл балалары: кызы Иделия, улы Әскәр. Зөлфия балалары: кызлары Ләйсән, Рената. оныкчыклары Ева, Кристан-Александр, Себастьян-Эндрю, Максимильян (Америка). оныгының баласы: Рим Әскәр улы Авзалов (2026 елда Казанда туган)Әлфия Авзалованың олы кызы вафат: «Оныгын күреп калырга җитеште, әби булуына сөенде». Интертат, 20.08.2026. Хәтер 2017 елда (җырчы исән вакытта ук) кызлары Гүзәл Авзалова һәм Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фондын оештырган. 2018, июнь — Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйге уздырылаЛәйсән Тимерова. Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйге. Татар-информ МА, 30.06.2018. 2019 — «Әкият» курчак театры Илгиз Зәйниевнең Әлфия Авзаловага багышлап иҗат иткән «Әлфия» спектаклен (өлкәннәр өчен) күрсәткән. Спектакль «Алтын битлек 2021» Россия милли театр премиясе лонг-листына кертелгән «Әкият» курчак театры Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тулу уңаеннан «Әлфия» спектаклен күрсәтәчәк. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 11.01.2023. 2019 — Актаныш районы үзәгендәге район мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелгән. 2019, июнь — Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта (Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты) истәлек тактасы ачылганРузилә Мөхәммәтова. Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды. Татар-информ МА, 14.06.2019. 2019, сентябрь — Казанның Яңа татар бистәсе зиратында һәйкәл-таш куелган (авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин)Рузилә Мөхәммәтова. Яңа татар бистәсе зиратында Әлфия Авзаловага һәйкәл-таш ачылды. Татар-информ МА, 20.09.2019. 2019, декабрь — Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Әлфия Авзалова (интерактив) музее булдырылган. Музей җитәкчесе — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Татарстанның атказанган укытучысы Ландыш Филүс кызы ӘһлетдиноваРузилә Хәсәнова. Сәләтле балалар өчен гимназиянең Әлфия Авзалова музее. «Актаныш таңнары», 25.01.2020Әлфия Авзалова музее укучылар һәм киң җәмәгатьчелек өчен хезмәт күрсәтә башлады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе. 2020, 30 август — Актанышта, җырчы исемен йөрткән район мәдәният йорты каршындагы ял паркында һәйкәле куелды. Скульптура авторы — Фәнил Вәлиуллин Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды. Татар-информ, 30.08.2020. 2021, 7 июль — Казанда, «Туган авылым» комплексында (Т. Миңнуллин урамы, 14/56), Әлфия Авзалова үзәге () ачылган. Үзәкне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итү чарасы узган Әлфия Авзалова үзәге ачылды. Азатлык радиосы, 7.07.2021Альфред Мухаметрахимов. «Великая певица жила в пяти минутах ходьбы»: в «Туган Авылым» открылся центр Альфии Авзаловой. business-gazeta.ru, 8.07.2021. 2022 — Казанда рус телендә Әлфия Авзаловага багышланган китап нәшер ителгән. Китап өч бүлектән тора. Беренче бүлектә «Үзем турында» әсәре. Икенче бүлектә коллегаларының истәлекләре. Өченче бүлектә – җырчы башкарган 100 җыр текст һәм ноталары белән бирелә. Китапка җырлар яздырылган аудиодиск та беркетелгән. 2022 — Казанда нәшер ителгән, Ә. Авзалова репертуарындагы иң популяр җырлар кергән китап музыка уку йортлары һәм җырчылар өчен кулланма буларак тәкъдим ителә. Рузилә Мөхәммәтова. Әлфия Авзаловага багышланган китап рус телендә дөнья күрде. Татар-информ, 15.11.2022 2023 — «Мелодия» фирмасы (ru) җырчының 1973 һәм 1981 елларда яздырылган язмаларын берләштереп, «Җырлый Әлфия Авзалова» (Поет Альфия Авзалова) исемле пластинка чыгарган.Альфия Авзалова поёт татарские песни. melody.su Зилә Мөбәрәкшина. «Мелодия» фирмасы Әлфия Авзалованың 1973 һәм 1981 елда яздырылган язмаларын кабат чыгарды. Татар-информ, 23.04.2023 2024 — Камал театрында «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл...» музыкаль чыгарылган (авторлар: драматург Резеда Гобәева, җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова; режиссер Айдар Җаббаров)Спектакль Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл / Альфия Авзалова. Путь в вечность. kamalteatr.ru Әлфия Авзаловага багышланган спектакль турында авторлары: «Без аны шундый итеп күрдек». Интертат, 9.02.2025. Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге 2018 елдан бирле Әлфия Авзалова истәлегенә Халыкара фестиваль-бәйге оештырыла. Номинацияләр өч яшь төркеменә бүленә: 13-17 яшь (1нче яшь төркеме), 18-28 яшь (2нче яшь төркеме), 26-35 яшь (3нче яшь төркеме). «Халык җыры», «Эстрада җыры» номинацияләре бар. Соңгысында катнашучы Әлфия Авзалова репертуарыннан җыр башкара, шулай ук җырчы хезмәттәшлек иткән композиторларның әсәрләрен башкарырга мөмкин. «Хореография» номинациясендә халык биюен, классик бию, эстрада биюен тәкъдим итәргә була. «Нәфис сүз» номинациясе Ватанны саклаучы елына багышлана. Беренче фестиваль, 2018 — Гран-при — Илнар Миранов һәм Лилия Хөсәенова Икенче фестиваль, 2021 — Гран-при — Алмас Хөсәенов Өченче фестиваль, 2023 — Гран-при ― Татьяна ЕфремоваӘлфия Авзалова исемендәге IV халыкара фестиваль-бәйге: жюри кемнәрне көтә? Татар-информ, 9.09.2025 Дүртенче фестиваль, 2025 — Гран-при ― Инсаф Һидиятуллин, Чаллы татар дәүләт драма театры артистыРузилә Мөхәммәтова. Әлфия Авзалова исемендәге бәйгенең гран-приын Салих Сәйдәшевның нәсел дәвамчысы алды. Татар-информ, 24.10.2025
Искәрмәләр
Әдәбият Әлфия Авзалова (төзүчесе Рабит Батулла). Казан: ТКН, 2007. ISBN 978-5-298-01533-2
Сылтамалар Белем порталы
Шулай ук карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән шәхесләр