Прокио́н (, ; Кече Эт α, Кече Эт альфасы, α CMi) — Кече Эт йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +0,34m тәшкил итә. Бу куш йолдыз Җирдән 11,4 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Йолдыз системасы Прокион А — F спектр сыйныфылы сарылы-аклы йолдыз. Ул Кояштан 7,5 яктырак, ә зурлыгы буенча күпкә түгел зуррак. Әмма ул үзенең сыйныфына чамадан тыш якты, шуңа күрә аны асзур йолдызларга исәпләнәләр. Аның эчендә водородтан гелий синтезы бетерелгән индә, йолдыз зурая, әмма әле «кызару» башланмаган.

Прокион B — тонык ак кәрлә йолдыз, Процион А дан 16 а.б. ераклыкта урнаша. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +10,75m тәшкил итә. Аны 1896 елда америка астрономы Д.М. Шеберле ачты.

Тарих һәм исемнәр Йолдызның исеме Кече Эт йолдызлыгының исеменнән. Исеменең мәгънәсе «эт алдында», чөнки бу йолдыз күк йөзендә «хәрәкәт иткәндә» «Эт йолдызына» Сириуска карата алдыннан була (ә Кече Эт йолдызлыгы Зур Эт йолдызлыгына карата).

Аның гарәп теленнән килгән исемнәре — Әлшигра ( әш-ши‘ра әш-шәмийәһШигар — билге; герб; эмблема. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 702. — «Сүрия ишарәсе (Сириусы)»Ягъни Төньяк Сириус. Чын Сириус исә — «Йәмән ишарәсе (Сириусы)» ( әш-ши‘ра әл-йәманийәһ), ягъни Көньяк Сириус.) һәм Әлгомәйсаэ ( әш-ши‘ра әл-ғөмәйса’ — «Яшьле Сириус»)Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 185..

Моны да кара Иң якты йолдызлар исемлеге Гомәйсаэ

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлар әлифба буенча Төркем:Кече Эт йолдызлыгы