Па́го-Па́го (, ) ― Тын океанның көньяк өлешендә урнашкан Америка Самоасы (АКШның аның составына кермәүче, де-факто үзидарәсе һәм конституциясе булган биләмәсе) административ үзәге һәм порт.
География
Куе урманнар белән капланган таулар артында, ярлары нык кискәләнгән кечерәк бухтада Самоа утрауларының иң эресе утравының көньяк-көнчыгыш ярында урнашкан.
Климат Паго-Паго яки тропик урманнар климаты зонасында урнашкан.
Тарих Паго-Пагода беренче тапкыр кешеләр 4000 ел элек яши башлаганStahl, Dean A. and Karen Landen (2001). Abbreviations Dictionary. CRC Press. Page 1451. 1872 елда Самоа югары юлбашчысы Мауга америкалыларга бүлеп биргән җир кисәгендә 3нче ранг капитаны Р. В. Миди АКШ хәрби-диңгез көчләренең күмер портына нигез салган«Pago Pago.» Encyclopædia Britannica. Encyclopædia Britannica Ultimate Reference Suite. Chicago: Encyclopædia Britannica, 2012. 1900―1951 елларда җанлы диңгез сәүдәсе базасы булган, хәзер — төрле типтагы кораблар керү өчен даими эшләүче порт.
1917 елда Паго-Пагода Самоадагы җир тетрәү нәтиҗәсендә чиркәве өлешчә җимерелгән.
2009 елның 29 сентябрендә Тын океанда көньякка 120 км да 8,3 магнитудалы су асты аркасында шәһәр өстенә цунами ишелгән. Цунами шәһәргә һәм архипелагның барлык торак пунктларына шактый зыян китергән, күп санлы гомерләрне алып киткән һәм күп авылларны юкка чыгарган.
Халкы 1980 ― 3075 1990 ― 3519 2000 ― 4278 2010 ― 3656 2020 ― 3000
Дин Америка Самоасында өстенлекле дин — христианлык. 2010 елда христианнар барлык биләмә халкының 98,3 % ын тәшкил иткән.
Самоа мөселманнарының төп өлеше ― АКШ һәм Фиджидан килгән мөһаҗирләр. Америка Самоасында бер мәчет бар.
Икътисад Төп экспорт культурасы ― консервланган . 1964 елда яр буе рифында өлешчә төзелгән халыкара ачылу туристлар агымының сизелерлек артуына китергән. Сомерсет Моэмның «Яңгыр» хикәясендә эссе һәм дымлы климатлы ташландык шәһәр буларак тасвирланган Паго-Паго хәзер яшәргә уңайлы сәнәгать үзәге. Шәһәр агломерациясе берничә авылдан тора, шул исәптән Фагатого — закон чыгару һәм суд хакимияте органнары урнашкан урын, һәм Утулеи – башкарма хакимият органнары урнашкан урын.
Мәдәният Шәһәрдә 1998 елда төзелгән Фелети Барстов исемендәге гавами китапханә урнашкан.Хәзерге күренешен китапханә 2000 елның 17 апрелендә реставрациядән соң алган.
Искәрмәләр
Әдәбият «Pago Pago.» Encyclopædia Britannica. Encyclopædia Britannica Ultimate Reference Suite. Chicago: Encyclopædia Britannica, 2012. Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Океания башкалалары Төркем:Паго-Паго Төркем:Америка Самоасының торак пунктлары