Мирфәкъ ( әл-мирфәқ — «терсәк»Мирфәкъ — терсәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 262.; Персей α, Персей альфасы, α Per) — Персей йолдызлыгының иң якты йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,79m тәшкил итә. Бу сарылы-аклы үтә зур йолдыз 590 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Мирфәкъ Кояштан 5400 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 56 тапкыр артыграк.

Тарих һәм исемнәр Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Мирфәкъ ( әл-мирфәқ — «терсәк», , ) әл-Мирфәкъ әл-Сөрәйя ( әл-мирфәқ әҫ-ҫөрәййәСөрәйя — Өлкәр.) исеменең кыскартылган варианты. Тагын йолдызны Әлҗәнеб ( әл-җәнб — «як»Җәнеб яки җаниб () — як, тараф. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 764.; Пегас γ белән берәттән) дип атыйлар, чөнки Клавдий Птолемей Әлмагестта аны «уң ягында якты йолдыз» буларак тасвирлады.

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлар әлифба буенча Төркем:Персей йолдызлыгы