Нигъмәтулла (Мәләш, ) — Башкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. Нигъмәтулла авыл советы үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 553 кешенең яшәве мәгълүм. Тарихи мәгълүматлар Архив материаллары ышансак, авылны 1793 елны мишәр поручик Нигъмәтулла Янышев нигезли. Авылга төрле елларда Салих, Бозаяз, Ярми, Яңавыл, Чуенчы авылларыннан кешеләр килеп утырганнар (һәммәсе – мишәр авыллары). 1923 елга кадәр Нигъмәтулла вулысы үзәге.
Демография
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1908-07-11 Әгълә Нәкыев 1976-06-04 Уфа 1917-06-15 Хәмит Йосыпыв 1993-01-21 Чаллы 1936-02-01 Фәнис Садыйков Башкорт дәүләт медицина университеты хирург
1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Нигъмәтулла вулысы, Нигъмәтулла авылында 533 хуҗалыкта 3034 җан исәпләнүе күрсәтелә. Милләт буенча барысы диярлек мишәрләр, 55 башкорттан һәм 10 рустан гайре.М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды) Өч ел узуга, 1920 елда шунда ук 556 йортта 3056 татар яши.М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав. Москва, 2009 1959 елда 1072 кеше яши (татарлар) 1989 елда – 664 (татарлар) 2002Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . 2010 614 553
2002 елгы сан алу буенча халыкның 89 проценты татарлар, ләкин мәгълүмат тулы түгел. Танылган кешеләре Касыйм Вахит (1916―1942), татар язучысы Хәмит Йосыпов (1917―1993), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Әгълә Нәкыев (1908―1976), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Фәнис Садыйков (1936), медицина фәннәре докторы (1990), профессор (1992). БАССР атказанган табибы (1986).
Мәгариф Урта мәктәп, шулай ук мәчет бар. Җитештерү тармагы Географик урынлашу район үзәгенә кадәр (Раевский): 33 км тимер юл станциясенә (Раевский): 33 км Авылның төп бәласе – юлсызлык. Искәрмәләр
Чыганаклар Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан