Өммел-Кайвәйн Әмирлеге ( имарә өмм әл-қәйвәйн) — Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең бер әмирлеге.

Мәркәзе — Өммел-Кайвәйн шәһәре. Мәйданы 777 км², халык исәбе 69 936 кеше (2008) тәшкил итә.

Әмирлек башлыгы — шәех Согуд бине Рашид әл-Мөгалла.

Көньягында Шарҗә әмирлеге белән чикләнә, төньяк-көнчыгышында — Рәэсел-Хәймә белән. Төньяк-көнбатышында 24 км озынлыгылы Фарсы култыгының яр буе урнаша.

Өммел-Кайвәйн азат шәехлеге 1775 елда гарәп нәселе Аль-Мөгалла белән нигезләнгән. 1892–1971 елларда Өммел-Кайвәйн Килешү Гоман эчендә булган. 1971 елның 2 декабреннән БГӘ эчендә.

Төркем:Берләшкән Гарәп Әмирлекләре әмирлекләре