Псков өлкәсе () — Россия Федерациясенең Европа өлеше субекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә.

Административ үзәге — Псков шәһәре.

Псков өлкәсе төньякта Ленинград өлкәсе белән, көнчыгышта Новгород һәм Тверь өлкәләре белән, көньякта Смоленск өлкәсе һәм Беларус белән, көнбатышта Европа Берлеге дәүләтләре — Эстония һәм Латвия белән чиктәш. 

География Күбесенчә тигезлекләрдән гыйбарәт. Луга (төньяк-көнчыгышта), Судома (көнбатышта), Бежаницы (көньяк-көнчыгышта) калкулыклары бар. , доломит, мергел, гипс, балчык, торф бар.

Климат уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы -7°С, июльнеке +17°С. Еллык явым 650 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 120—130 көн.

Эре елгалар: Великая һәм аның кушылдыклары: Сорот, Череха, Пскова, Исса һәм башкалар. Эре күлләр: Псков, Чудь; 1,5 меңнән артык вак күл бар. Псков өлкәсе көньяк тайга һәм катнаш урманнар зонасында урнашкан. Туфраклары, нигездә, көлсу һәм сазлы. Урманнар өлкә территориясенең 38% өлешен алып тора. Поши, кабан, ак куян, төлке, урман сусары яши.

Себеж милли паркы бар.

Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php951 866 875 293 850 035 846 449 760 810 673 423 Административ бүленеш Шәһәр округләре № Герб Шәһәр округы Халык саны I Великие Луки ш. II Псков ш.

Районнар № Район Административүзәк Мәйдан,км² Халык саны 1 Бежаницкий районы Бежаницы штб 3 535 2 Великие Луки районы Великие Луки ш. 2 960 3 Гдов районы Гдов ш. 3 391 4 Дедовичи районы Дедовичи штб 2 188 5 Дно районы Дно ш. 1 194 6 Красногородск районы Красногородск штб 1 320 7 Кунья районы Кунья штб 2 621 8 Локня районы Локня штб 2 412 9 Невель районы Невель ш. 2 690 10 Новоржев районы Новоржев ш. 1 682 11 Новосокольники районы Новосокольники ш. 1 616 12 Опочка районы Опочка ш. 2 029 13 Остров районы Остров ш. 2 436 14 Палкино районы Палкино штб 1 191 15 Печоры районы Печоры ш. 1 251 16 Плюсса районы Плюсса штб 2 767 17 Порхов районы Порхов ш. 3 190 18 Псков районы Псков ш. 3 622 19 Пустошка районы Пустошка ш. 1 874 20 Пушкиногорский районы Пушкинские Горы штб 1 059 21 Пыталовский районы Пыталово ш. 1 111 22 Себеж районы Себеж ш. 3 072 23 Струги-Красные районы Струги Красные штб 3 090 24 Усвяты районы Усвяты штб 1 106 Псков өлкәсендә туган танылган кешеләр Наталья Комарова (1955, Лядский районы) - Ханты-Манси АО-Югра губернаторы (2010-2015).

Моны да карагыз Төньяк-Көнбатыш федераль округ Искәрмәләр

*