Яхшы Килде () ― Татарстан АССР Зәй районы Түбән Олыҗы (1959 елдан Бигеш) авыл советларына караган, 1960-елларның I яртысында да юкка чыккан торак пункт (авыл). Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International География Авыл Зичә елгасының уң ярында, Әлмәт ― Зәй ― Яр Чаллы автомобиль юлыннан 3 км эчтәрәк урнашкан булганЯхши Кильде. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 258. Координаталар: киңлек 55.434730, озынлык 52.028860 Лес Яхши Кильде. Заинск на карте. Демография Халык саны195237 Төп халык – татарлар. Тарих Авылга 1928 елда Татарстан АССР Чаллы кантоны (хәзерге Зәй районы) Бигеш авылыннан күченеп утырган берничә гаилә крестьяннар нигез салган. Элек җирбиләүче алпавыт хатын Л. В. Хитрово экономиясе булган урынны сайлап утырганнар. Яңа урынның үзләренә охшавын алар авыл исемендә чагылдырган. Зичә елгасындагы 3 ташы булган көчле су тегермәне шулай ук Л. В. Хитрово милке булган . Авыл Октябрь революциясеннән соң төзелгән Түбән Олыҗы авыл советына караган (1930 елларда авыл советы рәисе ― Х. Афзалов). 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы районнары составында Бигеш. Онлайн - энциклопедия Tatarica.

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (беренче рәисе итеп Габдулла Юнысов сайлана) .

Бөек Ватан сугышыннан (1941―1945 еллардан) соң, күп кенә ир-атлар сугыштан өйләнеп кайтмау сәбәпле, колхоз элекке егәрен югалта. 1952 елда авылда 12 хуҗалыкта 37 кеше яшәгән . Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкны (Яхшы Килде) «Илшат» (Түбән Олыҗы) һәм «Кызыл Тау» (Югары Олыҗы) колхозлары белән берләштерәләр, яңа хуҗалыкка «Илшат» исеме бирелә (үзәге Түбән Олыҗы)Нижние Лузи (Түбән Олыҗы). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 169-170. 1959 елның гыйнварында «Илшат» (Түбән Олыҗы) авыл хуҗалыгы артелен «Урай» артеле белән (Бигеш, Кәрәкәс, Байрак) кушалар, эреләндерелгән күмәк хуҗалыкка «Алга» исеме бирелә (үзәге Бигеш авылы). 1959 елда Түбән Олыҗы һәм Бигеш авыл советлары берләштерелә. Яңа авыл советына Бигеш авыл советы исеме бирелә (үзәге Бигеш авылы). Яхшы Килде авылы белән бергә яңа авыл советына Байрак, Бигеш, Югары Олыҗы, Бигеш тимер юл станциясе бистәсе, Карман, Кәрәкәс, Түбән Олыҗы авыллары кертеләБегишевский сельский совет. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 22-23.

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, Яхшы Килде халкы тарала башлый . 1960-елларның I яртысында авыл яшәүдән туктый . Авыл (элекке Л. В. Хитрово экономиясе) булган урында Зәй ДРЭСы карамагындагы балалар өчен җәйге ял лагере оештырылган . Әдәбият Яхши Кильде. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 258. Сылтамалар Яхши Кильде. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район Искәрмәләр

Төркем:Зәй районының торак пунктлары Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары