Мари́я Кори́на Мача́до Пари́ска (; 1967 елның 7 октябре, Венесуэла, Каракас) ― венесуэлалы сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, , Венесуэланың депутаты (2011―2014 елларда).

Демократик хәрәкәт активисты, ил президенты (2013 елдан) Николас Мадуро хөкүмәтенә оппозициядә. Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (2025).

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 7 октябрендә Венесуэла башкаласы Каракаста туган. Әтисе ― Энрике Мачадо Сулоага (), «Sivensa» компаниясе белән бәйле эшмәкәр; әнисе ― Корина Париска Переса (), психолог. Мария гаиләдә дүрт кызның иң олысы, католик дине традициясендә тәрбияләнгән. Венесуэлада шәхси мәктәпне тәмамлаган, аннары АКШта интернат-мәктәпләрдә укыган, Европа илләре буенча берничә сәфәр кылган. Мачадоның бабасының әтисе доктор ― Венесуэла сәясәтчесе һәм язучысы, «Каһарман Венесуэла» романы авторы (1881), Венесуэла диктаторы каршы баш күтәрү вакытында үтерелгән.

Каракаста «Сәнәгать машина төзелеше» белгечлеге буенча шәхси университет ― Андрес Бельо католик тәмамлаган, Башкалада идарә өлкәсендә перспектив тикшеренүләр институтының финанс өлкәсендә магистр дәрәҗәсенә ия.

1992 елда Мачадо Каракасның караучысыз балаларына ярдәм итү өчен Атенеа хәйрия фондын оештырганMaria Corina Machado . Автомобиль сәнәгатендә эшләгән.

2001 елда Венесуэлада сайлауларны күзәтеп торган Sumate оешмасын гамәлгә куючыларның берсе була. Ул Президент Уго Чавесны тәнкыйтьли һәм аның отставкага китүен таләп итә.

Йель университетын тәмамлаганнан соң, 2010 елда ул, рекордлы санда тавыш җыеп, Венесуэланың Милли ассамблеясенә сайланган. 2011 елда ул президентлыкка сайлану нияте турында игълан итә . Әмма оппозиция праймеризында президентлыкка кандидат итеп Уго Чавеска оттырган сайланган.

Мачадо Венесуэлада массакүләм протестлар () вакытында әйдәүче фигураларның берсе булган.

2023 елда ул оппозициядән президентлыкка тәкъдим итү буенча чираттагы кампания башлануы турында игълан иткән. Әмма 2023 елның 30 июнендә аңа киләсе 15 елга сайлауларда катнашуны тыялар, аны халык алдында массакүләм тәртипсезлекләргә өндәүдә һәм Венесуэланың халыкара икътисадый блокадасына ярдәм итүдә гаеплиләр.

Шәхси тормышы Мачадо иреннән аерылган, өч баласы бар.

Бүләкләре 2014 ― Халыкара сайлау системалары фонды (IFES) тарафыннан бирелгән Чарльз T. Манатт исемендәге Демократия өчен премия; Сахаров исемендәге ( белән бергә); 2025 ― Тынычлык өчен Нобель премиясе ― куерган караңгылык шартларында демократия ялкынын хуплаучы тынычлык өчен көрәшкә батыр һәм тугры хатын-кызга биреләNobelPrize.org. Реакция Венесуэла хөкүмәте оппозиция лидеры Мария Корина Мачадога Нобель тынычлык премиясе бирелгәннән соң Австралия һәм Норвегиядәге илчелекләрен ябарга карар иткән Венесуэла закроет посольства в Норвегии и Австралии. Коммерсантъ, 13.10.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Хатын-кыз хокук яклаучылар Төркем:Венесуэла сәясәтчеләре Төркем: Венесуэла җәмәгать эшлеклеләре Төркем:Сахаров исемендәге премия лауреатлары