Ольга Иванова, Ольга Ефим кызы Иванова (Ольга Ефимовна Иванова; 1965 ел, СССР, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Новокузнецк) ― язучы-прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2021 елның 15 мартыннан ТР Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә һәм рус әдәбияты секциясе җитәкчесеНаиля Ахунова. Ольга Иванова, автор трилогии. Казань. Стихи.ру. «Повелительницы Казани» трилогиясе авторы Э. Р. Тагиров. Ожившая эпоха Казанской земли. litres.ru. Гавриил Державин (2021) һәм Саҗидә Сөләйманова (2025) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1965 елда Себердә, Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә туган. Әтисе украин, әнисе татар Трилогия романов под общим названием «Повелительницы». Известные, выдающиеся татары. Татарский мир Вконтакте. Новокузнецкида 8 ел укыгач, әти-әниләре белән Сочига яшәргә күчеп киткән. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда белем алырга карар кыла, соңыннан шунда мәхәббәтен таба һәм яшәргә кала. Озак вакыт сәүдә өлкәсендә, башта инспектор, аннары кадрлар бүлеге башлыгы булып эшләгәнЕлена Лыжина. Ольга Иванова – лауреат Державинской премии 2021 года. «Казанские истории», 14.07.2021.
Әбисе белән бабасы ― татарлар, хәзерге Татарстанның Зәй районы Югары Лоҗы авылыннан. Әбисе «кулак кызы» булып саналган һәм 1930-елларда Себергә киткән. Әбисенең әтисе мичкә ясаучы бондарь булган, батраклар тоткан. Күмәкләштерүгә каршы булган, күмәк хуҗалыкка бернәрсә дә бирергә теләмәгән. Аны беркая да алып китмәгәннәр, ул урманга киткән һәм землянкада яшәгән. Әбисенең ире ярлылардан булган, Бөек Ватан сугышы вакытында снайпер булып хезмәт иткән. Сугыштан икенче хатыны белән кайткан. Әбисе өч бала белән калган.
Татарстанга Ольга Иванова 10нчы сыйныфтан соң килгән. 1982 елдан Казанда яши, рус гаиләсенә кияүгә чыккан Ольга Иванова. livelib.ru.
Иҗаты Балачактан ук тарих белән мавыккан. 21 яшендә генә яза башлаган. Басылмаган унлап роман авторыИванова Ольга. Союз писателей РТ.
Казан әдибенең китапларында төп тема булып Алтын Урданың һәм татар ханлыкларының сәяси тормышында хатын-кызларның роле турында Нурсолтан, Гәүһәршад һәм Сөембикә ханбикәләр мисалында бәян итү тора. Трилогиядә сүз Бөек Литва кенәзлеге, Польша корольлеге, Бөек Мәскәү кенәзлеге, Нугай Урдасы, Кырым ханлыгы һәм бераз Госман империясе турында бара. Төп чыганак булып Михаил Худяков китаплары торган.
Трилогияне язганда 20 елдан артык материал җыярга туры килгән. Сөембикә турында 1986 елда яза башлаган. Казанның танылган сәнгать белгече Розалина Гомәр кызы Шаһиевага иҗатын күрсәткән, аннан хуплау тапканР. Г. Шагеева. Глубокий взгляд в прошлое. «Казанские истории», № 5-6, 2003.
«Нурсолтан» романын үз акчасына өч мең данә тираж белән бастырып чыгарган булган.
Беренче китабы «Нурсолтан» 2017 елның ноябрендә, икенчесе «Гаухаршад» 2019 елның ноябрендә һәм өченчесе «Сююмбика» 2020 елның маенда (2019 елда Сөембикә ханбикәнең 500 еллыгы узгач) басылып чыккан.
Трилогиянең кайбер бүлекләре баш мөхәррире Әхәт Мушинский ярдәме белән «Казанский альманах»ның өч чыгарылышында басылып чыккан. Ул язучыга трилогия өстендә алга таба эшләргә этәргеч биргән.
«Безнең мирас» журналында Мөдәррис Вәлиев тәрҗемә иткән татар телендәге өзекләр басылып чыккан. Шулай ук татар телендә өзекләр белән 2018 елда китап басылып чыккан Ольга Иванова: «Книгу о Сююмбике я начала писать в 1986-м году». Всемирный конгресс татар, 22.05.2020.
2022 елда Татарстан китап нәшриятында 2 мең данә тираж белән «Великая орда» (Бөек Урда) дигән тагын бер тарихи романы басылган. Ул Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәт һәм Казан ханлыгына нигез салынганчы Алтын Урданың таркалуы турында. Тарихи роман XIV гасыр ахыры — XV гасыр башы Алтын Урда вакыйгаларына һәм күренекле шәхесләренә багышлана. Аның битләрендә чор геройлары — Туктамыш, Аксак Тимер, Идегәй, Олуг Мөхәммәт образлары һәм алар белән бәйле вакыйгалар җанланаЛиля Шайхутдинова. Жестокие битвы и величайшие открытия: в Казани выпущен роман о «Великой Орде». Татар-информ, 17.03.2022. Романны 2000-еллар башында яза башлаган.
2023 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Сад Саифа Сараи» (Сәиф Сараи бакчасы) дигән яңа тарихи романы (дилогиянең 1нче кисәге) XIV гасырда Үзбәк хан хакимлегенең соңгы еллары турында бәян итәКнига: Сад Саифа Сараи. Лабиринт.
Фантастик әәсрләр дә язаАнна Тарлецкая. Ольга Иванова: «Сведений о Золотой Орде больше, чем о Казанском ханстве». «Реальное время», 22.04.2022.
Библиография «Правительницы Казани» трилогиясе: Нурсолтан (2017) Гаухаршад (2019) Сююмбика (2020) Великая Орда (2021) Сад Саифа Сараи (2023)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 ― Державин премиясе ― «Повелительницы Казани» трилогиясе өченВ Лаишево наградили Лауреата премии им. Г.Р. Державина. Министерство культуры Республики Татарстан, 14.07.2021 2025 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Сад Саифа Сараи» романы өчен Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшырдылар. Татарстан Язучылар берлеге, 15.10.2025
Шәхси тормышы Кияүдә. Улы, кызы һәм өч оныгы барОльга Иванова: «Люди не слагали бы легенды о ней, будь Сююмбика совсем другой». Миллиард Татар, 5.12.2023.
Искәрмәләр
Сылтамалар «Повелительницы Казани» — татарский ответ турецкому «Великолепному веку». sntat.ru, 12.01.2018 Автор: Иванова Ольга Ефимовна. Книжный интернет-магазин Лабиринт Иванова Ольга. Союз писателей РТ
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Тарихи романнар авторлары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:Державин премиясе лауреатлары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Әнисе татар, әтисе башка милләттән булган шәхесләр