«Рувики» — Россия коммерцияле онлайн-энциклопедиясе, 2023 елда рус Википедиясе мәкаләләрен күчереп язу ярдәмендә төзелгән һәм Россия цензурасы таләпләренә буйсынучы Россия онлайн-энциклопедиясе, моннан тыш Википедиянең 20ләп Россия халыклары телләрендәге бүлекләренең CC-BY-SA ирекле лицензияле нигезендә башлатылган. Рувикидәге бар материаллар ирекле кулланылышлы түгел, платформа эчендә булдырылганнарның да кайберәүләре берничә айдан соң гына ирекле лицензиягә күчерелә.
Проектны төзегәндә Рус Википедиясеннән 1,9 миллион, башкалардан да бар булган мәкаләләре күчереп алына. Аларның кайберләре Россия цензурасы таләпләренә туры килү өчен үзгәртелә.
Проектның финанслау чыганаклары һәм бенефициарлары яшерелгән. Әмма, 2025 елда «Новая газета Европа» тикшерүе нигезендә, Рувикины булдыру артында «Россия» Банкы хуҗасы һәм Владимир Путинның якын дусты Юрий Ковальчук тора дип санала. Элегрәк тикшерүләр шулай ук «Рувики» ның «ВТБ» банкы структуралары белән мөмкин булган бәйләнешенә күрсәтә.
Коммерцияле булмаган Википедиядән аермалы буларак, Медейко һәм аның инвесторлары проект эшчәнлегенең коммерцияле характеры турында белдерә һәм реклама урнаштырудан табыш алуга өметләнә.
Барлыкка килгәннән бирле ике ел эчендә проектка ике миллиард сумга якын акча салынган. 2025 елга Рувикига ия булган компания зыянлы булып калган.
2026 елның 1 гыйнварыннан Рувикины верификация узган һәм проект белән килешү төзегән кешеләр генә редакторлый ала башлаган.«Рувики» отказалась от анонимного редактирования статей
Тарихы
Проект 2003 елдан бирле рус Википедиясендә катнашкан, Рус Википедиясе администраторларының берсе һәм «» коммерцияле булмаган партнерлык директоры булган , шулай ук Русча Википедия администраторы һәм «Викимедиа РУ» әгъзасы тарафыннан булдырылган.
Проектны булдыру турында Медейко 2023 елның 24 маенда игълан итә, анда ул «Викимедиа РУ» директоры буларак чакырылган була. Шуннан соң Медейко рус Википедиясендә чикләнә һәм вазифасыннан төшерү куркынычы астында «Викимедиа РУ»-дан китә. Проект барлыкка килгәннән соң озак та үтмәстән, Владимир Медейко барлык Викимедиа Фондына караган вики-мохитләрдә, шулай ук бәйле онлайн һәм офлайн чараларына катнашудан билгесез вакытка тыела, үз кулланучы битенә керткән текст күрсәтелми башлый. Сәбәбе мәнфәгатьләр конфликты була: ул, Рус Википедиясе администраторы һәм «Викимедиа РУ» директоры була торып көндәш проект өстендә эшли. Википедиянең кайбер катнашучылары Медейконың 2003 елдан бирле катнашкан проекттан китүенә һәм аның китү сәбәбе Россия Хөкүмәтенә ярарга теләп Википедия көндәшен булдыруда дигән сүзләренә гаҗәпләнәләр.
2023 елның май ахырында ул вакытта «Викимедиа РУ» башкарма директоры вазифасын биләгән Станислав Козловский «теләсә кем „Википедия“ контентын ала һәм аны куллана ала, бу бөтенләй нормаль күренеш, дип белдерә. Моның өчен „Викимедиа РУ“ директоры вәкаләтләрен куллану һәм берничә ел моның белән бөтенләй яшерен шөгыльләнү нормаль түгел, ди». Медейко сүзләренчә, «Рувики» өстендә эш «яшерен түгел, бары халык алдында алып барылмаган».
Рус телле эчтәлекле сайт бета-версиядә 24 июньдә көнне, Рус Википедиясеннән 1,9 миллион күчерелгән мәкалә белән эшли башлый. Беренче төркем төбәк телләре сентябрьдә өстәлә, 2023 елның ахырына тагын кимендә бер өстәлү урын ала.
Проект Россия фәннәр академиясе, җирле архив, китапханәчелек, тел белеме, этнография һәм тарих өлкәсендәге фәнни-тикшеренү институтлары белән методологик, фәнни, мәгълүматны тикшерү һәм яңарту буенча хезмәттәшлектә үстерелә.
2023 елның көзендә Россия фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек килешүе имзалана. Көз көннәреннән бирле башка илкүләм һәм төрле төбәк китапханә, музей, фәнни-энциклопедик оешмалар белән хезмәттәшлекләр булдырыла.
2024 елда Казанда үткән илкүләм китапханәчеләр форумы эшендә РУВИКИ делегациясе чыгышлар ясый.
Ел ахырында волонтёр-энциклопедистларның активлыгын тәэмин итү өчен бонус программасы булдырылган. Ел дәвамында платформаның рус телле бүлегендә генә аудиоформат, геймификация һәм ясалма интеллект мөмкинлекләре гамәлгә кертелгән, 81 000 яңа уникаль мәкалә булдырылган, 10 000 мәкаләдән артыгы РФА рецензиясен алган.
Исеме
«Рувики» атамасы рунетта нәкъ менә Рус Википедиясен билгеләү өчен киң кулланыла, шуңа күрә яңа проектның исеме дә википедистлар арасында тәнкыйть уята.
Реклама Беренче эре реклама чаралары күренә башлый — 7 декабрьдән башлап 6 ай дәвамында Мәскәү метросының Сокольники сызыгында РУВИКИга багышланган тематик поезд йөри.
Эре шәһәрләрдә исә урамнарда йөрүче җәмгыять транспорты тукталышларында һәм автоюллар буйлап эре плакатлар, шулай ук онлайн-платформаларда махсус реклама материаллары күренә.
2025 елның май башында проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының хәбәрендә телгә алына, җәй башында аркылы илкүләм реклам рассылкасы ясала, июль башына айга уртача 3000 мөхәррир һәм 7 млн уникаль караучы турында хәбәр ителә, әмма рус телендәгесендә баш биттән моны тикшереп карау коралы юк ителә, ә татар телендәгесендә исә 2025 елның ноябренә 86 актив мөхәрир дип язылса да, дөресендә 15 кулланучы гына, шул исәптән ботлар тарафыннан, 1 яки күберәк төзәтмә ясалганы күренә.tt.ruwiki.ru/wiki/Махсус: Актив_кулланучылар. Актив кулланучылар исемлеге.
2025 елның июлендә Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы чикләрендәге программа үткәрелә, Сәләт белән килешү имзалана. Сентябрьдә Татарстан хөкүмәте үткәрүче Kazan Digital Week форумында исә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Россия интернет форумында исә белән хезмәттәшлек килешүләре имзалана. Октябрьдән башлап 2020 елдан бирле туктап киткән Сәләт викимәктәбе аналогы яңадан РУВИКИ белән хезмәттәшлектә эшли башлый дип белдерелә, ай ахырында Сбербанкта булдырылган 'ны күптелле итү буенча хезмәттәшлек имзалана.
Цензура һәм пропаганда
Сидней университеты лекторы Ольга Бойчак фикеренчә, «Рувики» булдыру цифрлы суверенитетны яклау сылтавы белән илдә сүз иреген чикләү буенча Россия Хөкүмәтенең тырышлыгы нәтиҗәсе һәм Интернетны «балканлаштыру»-ның, ягъни халыкара контенттан кисеп алу һәм хөкүмәт карашын тарату өчен цензуралаштыруның, идеаль үрнәге булып тора.
2023 елның июнендә бета-тест вакытында «Рувикида», Википедиясдән аермалы буларак, ирекле катнашучылар тарафыннан редакцияләү ябылган була, шул ук вакытта Медейко киләчәктә ирекле катнашучылар өчен күпчелек мәкаләләрне редакцияләүне ачарга, шулай ук материалларны тикшерү өчен эксперт советы төзергә планлаштыра. Редакцияләү 2023 елның августында ачылса да, эчтәлек РФ Хөкүмәте тарафыннан контрольдә тотыла торган «хаталарны» һәм РФ Хөкүмәте өчен «катлаулы» мәсьәләләрне төзәтү өчен, аның Украинага керүен аклау һәм РФнең Украина белән сугышы барышында кылынган хәрби җинаятьләрен яшерү максаты белән тикшерелә.
Грамматик-стилистик һәм башка хаталарны төзәтүдән тыш, күчерелгән материал Россиянең гамәлдәге законнарына һәм иҗтимагый-сәяси климатка яраклаштырыла — беренче 2 ел дәвамында рус телле бүлегенә ясалган 90 % үзгәртүләр Украинага караган, күбесенчә 2022дә башланган «Махсус хәрби операциясе» белән бәйле темалар һәм территорияләр статусы.
Медейко сүзләренчә, «Рувики» да Россия законнарын да, нейтраль күзлектән бәян итү принцибын да үтәү күздә тотылган. Проектта цензура юк, ә контент, әгәр Россия Федерациясе законнарын бозмаса, теләсә кайсы тематикага багышланырга мөмкин. Әмма интернет-бергәлектә «Рувики» булдыру «Википедиянең цензуралы аналогы» буларак кабул ителә. «Рувики» концепциясенең асылы заманча сәясәткә (беренче чиратта, Россиянең тышкы сәясәтенә) багышланган мәкаләләрдә чагыла, дип билгеләп үтелә. Монда акцентлар Википедия мәкаләләреннән максималь капма-каршы якка күчерелгән. Беренче 2 ел дәвамында рус телле бүлегенә ясалган 90 % үзгәртүләр Украинага караган, күбесенчә 2022дә башланган «Махсус хәрби операциясе» белән бәйле темалар һәм территорияләр статусы.Викимедиа Фонды һәм Украина университетлары тикшеренүчеләре әзерләгән
Россия халыклары телләре
Россия халыклары телләрендә, аерым алганда, башкорт, мари, саха, татар, чечен, алтай, тува, мукшы, удмурт, чуаш, эрзә, бурят, вепс, ингуш, калмык, коми, коми-пермяк, карел-ливвик, хакасВ «Рувики» рассказали об обновлении энциклопедии и новом спецпроекте һәм тау мари«Рувики» запустила версию на горномарийском языке телләрендә «Рувики» бүлекләре бар. Үз Википедиясе булмыйча, бар материаллар яңадан булдырылган бердән-бер яңа барлыкка килгән бүлек — хакас теллесе Татар теллесе иң актив үсүчеләр арасына керә. [⇨]
Беренче 5 төбәк теле 2023 елның 28 ноябрендә, тагын алтысы декабрь ахырында өстәлә. Ярты ел эчендә 20 тел өчен тулаем 100 меңгә якын стандарт интерфейс имзалары булдырылган.
Башкорт Википедиясенең элеккеге бюрократы һәм администраторы Рөстәм Гатауллин 2023—2024 елларда «РУВИКИ» интернет-энциклопедиясенең төбәк бүлекләре белән эшне координацияләү бүлеге җитәкчесе булса, соңрак 2025 елдан «РУВИКИ» интернет-энциклопедиясе генераль директоры киңәшчесе итеп билгеләнә, проектта Wikibabai40 логины астында эшли.
2025 елдан бирле «РУВИКИ» интернет-энциклопедиясенең төбәк бүлекләре белән эшне координацияләү бүлеген Болын мари Википедиясе үсешенә зур тәэсир иткән лингвист һәм тел активисты, элек Йошкар-Оланың хезмәткәре булган җитәкли.
Бу проектка шулай ук Башкорт Википедиясенең элекекеге идарәчесе Зөфәр Салихов (ZUFAr, Рувикида — Zirick), волонтерлары Зәйтүнә Нигъмәтҗанова (З.Әйле, Рувикида — Chaika71), һәм тагын берничә кулланучы түләүле эшкә китә.У новой российской интернет-энциклопедии «РУВИКИ» появилась версия на башкирском языке
Татрувики
Проектның татар телендәге бүлеге 500 меңнән артык мәкаләлек Татарча Википедия нигезендә, аннан мәкаләләрне ирекле күчерү аша барлыкка килә. 2023 елның 28 ноябреннән эшли башлый. Моңа кадәрге этапта татар телле хезмәткәрләр җитмәгән яки стандарт булмаган интерфейс элементларны тәрҗемә итү һәм төзәтү өстендә эшләсә, моннан соң эчтәлек өстендә эшләүләре күренә.
Русча, башкортча, марича һәм күп башка кайбер тел бүлекләреннән аермалы буларак, Татрувики командасында актив Татвики волонтёр-мөхәррирләре катнашмый. Беренче этапта Татнетны үстерү фонды белән хезмәттәшлектә үсә,Гөлназ Рәшитова. «РУВИКИ» онлайн-энциклопедиясе татар телендә дә эшлиячәк 4.07.2023 тик соңрак Татнетны үстерү фонды хезмәткәре аннан китеп үзе Рувики проектының татар телле бүлегенә өлкән редактор буларак урнаша.Всероссийский библиотечный конгресс: XXVIII Ежегодная Конференция Российской библиотечной ассоциации. Татрувики үсеше артында элек Белем.ру һәм Татнетны үстерү фондында эшләгән Рәмилә Мансурова тора.
2024 елның 19-24 май көннәрендә Казанда үткән илкүләм китапханәчеләр форумында РУВИКИның татар телле бүлеге секциясе тәкъдим ителә. 2025 елның 28 июлендә Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы чикләрендәге татар яшьләре өчен татРУВИКИ белән таныштыру программасы үткәрелә һәм Сәләт белән килешү имзалана.
2025 елның 18 сентябрендә Татарстан хөкүмәте үткәрүче Kazan Digital Week форумында исә РУВИКИ оештырган төбәк энциклопедистика буенча сессиясендә катнашалар, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән килешү имзалана.
2025 елның 2 октябреннән ел ахырыныча, 2020 елдан бирле туктап киткән Сәләт викимәктәбе нигезендә яңадан РУВИКИ белән хезмәттәшлектә эшләп ала — программада катнашучылар өчен дәресләр, практик төркем эше, вики-сәфәр һәм нәтиҗәдә вики-конференция бар. Тик 2026 елның 1 гыйнварыннан Рувикида верификация узган һәм проект белән килешү төзегән кешеләр генә редакторлый ала башлаган.
Кызыклы фактлар