Даттарая Рамчандра Капрекар (инглиз телендә: Dattaraya Ramchandra Kaprekar; 1905 елның 17 январендә туган — 1986 елда үлгән) —мавыктыргыч математикада уңышлары өчен ат казанган Һиндстан математигы. Тәрҗемәи хәле Махараштра штатында туган. Урта белемне Тханада алган. 1929 елда Мумбай университетында бакалавр дәрәҗәсенә ия булган. 1930 елдан 1962 елга кадәр Һиндстанның көнбатышында Насик шәһәрендә мәктәп укытучысы булып эшләгән. Математик ачышлар һәм өйрәнүләр Капрекар даимие 1949 елда 6174 санының хасиятләренең берсен ачкан. Соңыннан бу Капрекар даимие дип аталган булган. Харшад саннары Харшад саннары — калдыксыз итеп цифрларының суммасына бүленә торган натураль саннар. «Харшад» сүзе санскрит сүзе ‘бөек шатлык’ дигәннән килеп чыккан

Үзеннән туган саннар Капрекар тарафыннан беренче мәртәбә 1949 елда тасвирланган булган.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар Mysterious number 6174, plus.maths.org Төркем:Математиклар