Югары Гәрәй — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Географиясе Югары Гәрәй Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 295 чакрым, ә район үзәге Актаныштан төньяк-көнбатышка таба 17 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих Татар чыганаклары буенча, авыл XVII гасырда нигезләнгәнВерхнее Гареево. Башкорт тарихчы-галиме Әнвәр Әсфәндияревның тикшеренүләре нигезендә, Югары Гәрәй (Яңа Гәрәй) авылы XIX гасыр башында нигезләнә, чөнки 1795 елда Түбән Гәрәй авылы исәпкә алынганда, Югары Гәрәй булмый. 1816 елда 7 ревизия вакытында, анда 8 йортта 66 башкорт, 1834 елда 8 йортта — 63 башкорт, 1848 елда 11 йортта — 65 башкорт, 1859 елда 47 башкорт теркәлгән. 1902 елда — 71 башкорт; 1905 елда 24 йортта — 143 башкорт; 1912 елда — 169 башкорт (йорт). Халкы нигездә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. 1905 елда су һәм җил тегермәне, кибет, мәчет (1848 елдан) исәпкә алына. Демография Халык саны185918971913192619381949195819701979198920022010103126169246266225210157120786044 2010 елгы җанисәп буенча төп милләтләр: татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 31 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.