Руслан Кираметдинов, Руслан Роберт улы Кираметдинов (Руслан Робертович Кирамутдинов; 1990 елның 29 ноябре, СССР, РСФСР, ТССР, Яр Чаллы) ― эстрада җырчысы, автор-башкаручы. «Татар моңы», «Татар җыры», «Болгар радиосы» музыкаль премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1990 елның 29 ноябрендә Яр Чаллыда туган. Әтисе Роберт ― Менделеевск районы Сарсаз, әнисе Рамилә ― Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылыннан. Әтисе башта заводта, аннары башка оешмаларда хезмәт куйган, әнисе 20 еллап КамАЗ заводында эшләгән. Абыйсы Ленар гаиләсе белән Ижауда яшиРуслан Кирамутдинов турында тулырак мәгълүмат. vk.com.

Руслан татар телле балалар бакчасына йөргән, 29нчы татар гимназиясен тәмамлаган. Җырларга яратса да, музыка мәктәбендә укымаган. Мәктәпне тәмамлагач, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң, консерваториягә чакырганнар, ләкин академик вокалга күңеле тартмаган. 2010 елда «Татар моңы» конкурсында катнашып беренче урын алган. Февраль аенда Чаллыда тәүге концертын үткәргән, аннары авыллар буйлап гастрольләргә чыгып киткәнЭльвира Шакирова. Руслан Кираметдинов: Билетлар сатылмагач, базарга чыгып җырладым. Шәһри Казан, 23.06.2023. Мәскәү дәүләт мәдәният институтының Яр Чаллы филиалын тәмамлаган.

2020 елда пандемия вакытында урман кисәргә туры килгәнРуслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймова белән аерылуда үзен гаепле саныймы? tnv.ru, 25.10.2022.

Иҗаты Беренче җырының көен («Бәгырең таш булса») тугызынчы сыйныфта укыганда язган. Җыр «Күңел» радиосында чыккан. Аннары халык яратып кабул иткән «Сөеп туймадым», «Кеше бәхетеннән көнләшмәгез!», «Ташлап китмә» һ.б. җырлары дөньяга чыккан. Ильмира Нәгыймова («Тимә йөрәгемә» һ.б.), Сиринә Зәйнетдинова («Бер җылы сүз» Руслан Кираметдинов Сиринә Зәйнетдиновага тәкъдим ясаган. Шәһри Казан, 3.10.2023) һ.б. белән дуэт итеп башкарган җырлары бар. Русланның беренче иҗат иткән җырларыннан берсе ― «Ак карлар»Гөлназ Хәбибуллина. «Интернетта мин генә булырмын»: Руслан Кираметдинов язга таба зур яңалык әйтергә җыена. Интертат, 15.02.2023. Күпчелек җырлары туган як, әти-әни кадере турында, мәхәббәт турында да берничә җыры бар Руслан Кираметдинов: «Хәзер кавышуга өметем юк инде». Интертат. Руслан Кираметдинов концертларының оештыру мәсьәләләре, финанс яклары концерт директоры Айдар Сәфәргалин өстендәГөлназ Хәбибуллина. Руслан Кираметдинов: «Балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә алмыйм». Интертат, 22.09.2024.

Альбомнар Сары чәчәк көнбагыш (2025) Мәтрүшкәләр (2025) Кадеремне белдең микән? (2025) Үтми торчы, гомер (2025) Кайтарып булмый яшьлекне (2025) Хыянәт (2024) Сөюемне аңларсыңмы (2022) Тимә йөрәгемә (2021) һ.б. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2010 ― «Татар моңы» конкурсы (беренче урын) 2025 ― «Татар җыры» фестивале лауреаты («Алтын Барс» премиясе)Зөлфия Галим. Руслан Кираметдинов «Алтын Барс» премиясенә лаек булды. Шәһри Чаллы, 20.12.2025

Шәхси тормышы 23 яшендә өйләнгән булган. 2021 елда аерылган. Элекке хатыны җырчы Ильмира Нәгыймова (1992 елда Ижевкада туган). Уллары Камил (2013), кызлары Ясминә (2016)Эльвира Шакирова. Руслан Кираметдинов: «Үткәнгә кайтырга тырышыр, әмма соң булыр». Шәһри Казан, 28.06.2023

Кызыклы факт Башкортстанның Иглин районында яңа төзелеп килгән Завидово Village поселогының төп урамына исеме бирелгән. Махсус таныклыгы да бар Бер урам «Руслан Кираметдинов» исемен йөртәчәк. Шәһри Чаллы, 20.05.2022.

Искәрмәләр

Сылтамалар Руслан Кирамутдинов на Яндекс Музыке Руслан Кирамутдинов-OFFICIAL GROUP. VK Руслан Кирамутдинов – Telegram

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:«Алтын Барс» премиясе лауреатлары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары