Бернардино Бальди (итальян телендә: Bernardino Baldi; 1553 елның 5 июне, Урбино — 1617 елның 10 октябре, шунда ук) — итальян шагыйре һәм галиме.

Тәрҗемәи хәле

Бернардино Бальди филология һәм математиканы өйрәнгән Падуя университетын тәмамлаганнан соң Ферранта Гонзаго сарае янында торган, ул аны 1586 елда Гвасталлага аббат итеп билгеләгән. Шул ук елда ул папа тарафыннан апостол протонотарие итеп билгеләнгән булган. Соңыннан Урбинога киткән, аннан 1612 елда илче булып Венециягә киткән.

Шагыйрь һәм галим буларак Бальди бик мәшһүр булган. Сөйләнелгәнчә ул 16 телдә ирекле сөйләшкән. Аның шигырьләренең формасы шактый ясалма: аның «La nautica» и «Il diluvio universale», «Sonetti Romam» дидактик шигырьләре шундый; ул шулай аталган sonetti intrecciati-ны уйлап чыгарган, аларда һәр юлның беренче өч иҗеге махсус шигырь төзи, ул башка шигырьләр белән рифмалаша. Аның күбрәк күренекле әсәрләре булып түбәндәгеләр санала: «Versi e prose» (Венец., 1590 г.), «Vitae fatti di Guidobaldo I di Montefeltro duca d’Urbino. Libri XII» (2 т., Милан, 1821 г.), «Vita e fatti di Federigo di Montefeltro duca d’Urbino» (3 т., Рим, 1824 г.).

Иншалар Cronica de matematici: overo Epitome dell' istoria delle vite loro. Urbino, Angelo Antonio Monticelli 1707 (on-line) Versi e prose scelte di Bernardino Baldi, annotate e ordinate da Filippo Ugolini e Filippo Luigi Polidori. Firenze : Felice Le Monnier, 1859 (on-line)

Искәрмәләр

Әдәбият Ireneo Affò (1783), Vita di Monsignore Bernardino Baldi da Urbino, primo abate di Guastalla.

Bernardino Baldi Төркем:Математиклар