Әҗмәт — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Географиясе Әҗмәт Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 297 чакрым, ә район үзәге Актаныштан төньяк-көнбатышка таба 16 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих 1906 елда нигезләнгән. Актаныштан 17 чакрым төньяк-көнбатыштарак Шәбез елгасы буенда урнашкан. 1906 елда, су басудан еш бәла-каза күргәнлектән, Тау Такталачыктан күчеп утыралар. Авыл халкы үзен, явыз Иванның чукындыруыннан качып, Агыйдел ягына килеп төпләнгән Әҗмәт баба токымы дип саный. 1917 елга кадәр 802 дисәтинә имана җирләре була. Игенчелек һәм терлекчелектән тыш киез итек басу белән дә шөгыльләнәләр.Соңгысын Совет чорында да курыкмый дәвам итәләр. 1929 елның 16 декабрендә “Әҗмәт” исемле күмәк хуҗалыкка берләшәләр. 1939 елда бар кеше аңа кереп бетә. Ә аңа кермәгән 9 кеше репрессияләнә, өлгерләр читкә китеп котыла. Соңгы указлы муллалары Мулләхмәт Яһүдин була. Гафур Шәкүров, Шәйгәрдән Саттаровның үз предприятиеләре була, иген белән сәүдә итәләр. Сәүдә белән дә шөгыльлләнүчеләр була. “Таң” хуҗалыгына кушыла. Авылда башлангыч мәктәп эшли. 1920 елга кадәр Такталачык волостенә карый, аннан Минзәлә кантонына кертелә. Бөек Ватан сугышында 145 әҗмәтле катнаша, 51 е һәлак була. Демография Халык саны191319221926193819491958196519701979198920022010458534519410277296293276234137134121 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 92 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,91%, башка халыклар — 1,09%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Лилия Гыйбадуллина (1987), язучы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2021). Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.