«Татар иле» укучылар өчен электрон энциклопедиясе — кайчандыр Татарстан хөкүмәте финанслаган мәктәп программаларының этно-региональ өлешенә багышланган коммерцияле булмаган мәгариф-агарту проекты була, соңрак эшләүдән туктый.
Проект координаторы буларак Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, төп җаваплы башкаручысы буларак — Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты билгеләнгән.
Партнерлары ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты Казан (Идел буе) федераль университеты ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни ис. тарих институты ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агентлыгы Татарстан Җөмһүриятенең Милли китапханәсе Татарстан Республикасының милли музее Бөтендөнья татар конгрессы «Традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәге» Татарстан Республикасының мәгълүмат технологияләре үзәге
Тарих Проект «Tatarile» (Татар иле) татар телендәге социаль челтәр һәм татар энциклопедиясе материалларын тәкъдим итүче портал буларак башланган иде. Шул этапта проектны Белем җәүһәрләре бәйгесен алып баручысы Гатауллин Раил Мәүлет улы җитәкләгән иде.runet-id .
Сайт аудиториясе tatarile.org аудиториясе: @ alexa.com @ hypestat.com @ liveinternet.ru: бүген aтна 31 көн test.ebook.tatar аудиториясе: @ alexa.com @ hypestat.com @ liveinternet.ru: бүген aтна 31 көн
Искәрмәләр
Төркем:Социаль челтәрләр Төркем:Татар сайтлары