Альбина Шаһиморатова, Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова (1979 елның 17 октябре, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт) — опера җырчысы (сопрано), Россия Федерациясенең (2017) һәм Башкортстан Республикасының (2024) атказанган, Татарстан Республикасының халык (2009) артисты, Тукай премиясе лауреаты (2011).

Тәрҗемәи хәле

1979 елның 17 октябрендә Ташкәнттә туган. 1994 елдан Казанда. П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (2004) һәм аспирантурасын (2007) тәмамлый.

2004 - 2006 елларда К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры солисты. 2 ел эчендә 27 спектакльдә катнаша, АКШка гастрольгә бара. 2006 - 2008 елларда HoustonGrandOpera (АКШ) стажёры. 2008 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 2010 елда Мәскәү Зур театрында дебют ясый. Европада, АКШта, Россиядә опера театрларының репертуарыннан иң авыр партияләрне башкара.

Иҗаты Казан музыка училищесын «Хор дирижёры» белгечлеге буенча тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең дирижёр-хор факультетына керә. Зилә Сөнгатуллина сыйныфында вокал белән дә шөгыльләнә.3 курсны тәмамлагач, Мәскәү консерваториясенә Россиянең халык артисты Г.А. Писаренко сыйныфына күчә. Үзбелемен күтәрү максатында, Анна Маргулис, Рената Скотто, Роберт Коварт, Дмитрий Вдовин кебек опера йолдызларыннан өстәмә дәресләр дә алаPeoples.ru сайты.

Houston Grand-Opera (АКШ) белән ике еллык контракт төзи һәм аның сәхнәсендә Төн патшабикәсе (Моцарт “Тылсымлы флейта”), Мюзетта (Пуччини “Боһема”), Лючия (Доницетти “Лючия де Ламмермур”), Джильда (Верди “Риголетто”) партияләрен башкара.

“Мюзетта ролендә Шаһиморатова зур актёрлык осталыгын күрсәтә алды. Ә аның тавышы - җиңел, лирик сопрано – нәкъ җилбәзәк Мюзетта тавышына тәңгәл килеп тора” (ConcertoNet.com, апрель 2008)

Ф.И. Шаляпин исемендәге XXIV Халыкара опера фестивале кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Төн патшабикәсе (Моцарт “Тылсымлы флейта”) партиясен сокландыргыч башкара. 2008 елда Зальцбург фестивалендә Риккардо Мути җитәкчелегендәге Вена симфоник оркестрына кушылып җырлый. Шул ук партия Берлинда Алман операсында, LosAngelesOpera (Лос-Анжелес), Метрополитан Опера (Нью-Йорк), Кавент Гарден (Лондон), Ла Скала (Милан, Италия) сәхнәсендә дә зур уңыш казанаЗур театр сайты. Аның гастрольләр графигы берничә елга төзелеп куелган. Атаклы дирижёрлар Р. Мути, Джеймс Конлон, Патрик Симмерс, Петер Шнайдер, Адам Фишер, Владимир Спиваков белән хезмәттәшлек итә Бельканто.ру сайты.

2011 елда Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Резеда Ахиярованың «Шагыйрьнең мәхәббәте» операсында Зәйтүнә партиясен башкарды.

Фильмография 2017 «Анна Каренина» (режиссер Карен Шахназаров, «Мосфильм») — җырчы (колоратур сопрано) Аделина Патти роле kino-teatr.ru сайты

Гаиләсе Ире, психиатр. кызы Аделина (2014 елда туган).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халыкара конкурслар лауреаты: М.И. Глинка исемендәге (Чиләбе, 2005, I премия) Франсиско Виньяс исемендәге (Барселона, Испания, 2005, III премия)Мария театры сайты П.И. Чайковский исемендәге (Мәскәү, 2007, 1 премия һәм алтын медаль) Татарстанның халык артисты (2009). 2011 Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — Көнбатыш Европа һәм рус композиторларының вокал партияләрен, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы өчен. 2011 Casta Diva премиясе — Мәскәүнең Зур театрында башкарган Людмила («Руслан һәм Людмила») һәм М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында башкарган Лючия («Лючия ди Ламмермур») партияләре өчен. 2012 Россиянең «Алтын битлек» Милли премиясе — «операда иң яхшы хатын-кыз роле өчен». Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Лючия ди Ламмермур» спектаклендәге Лючия роле өчен Татарам.ру сайты. 2017 РФ Президенты указы нигезендә РФ атказанган артисты исеме бирелде «Сөембикә» журналы, 2017 ел, 7нче (июль) саны, 15нче бит.. 2023 ― «Сөембикә» журналының «Сөембикә беләзеге» бүләге.Гөлүзә Ибраһимова. «Сөембикә» журналына 110 ел: «3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән». Интертат, 25.04.2023 2024 ― Башкортстанның атказанган артистыЛейла Аралбаева. Певица Альбина Шагимуратова стала заслуженной артисткой Башкортостана. Башинформ, 17.05.2024 2026 ― Россиянең Casta diva опера премияcеЛәйлә Аралбаева. Башҡортостандың атҡаҙанған артисы – CASTA DIVA опера премияһы лауреаты. Башинформ, 26.03.2026

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Невское время, 6 октябрь, 2010 ел. «Культура» газетасы, 18-24 март, 2010 ел. Джон фон Рейн. Мировая слава Альбины. «Chicago Tribune» (Чикаго Трибьюн), июль, 2017 ел.

Cылтамалар Татар дәүләт опера һәм балет театры сайты

Моны да карагыз

Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Татар опера җырчылары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Casta diva премиясе лауреатлары Төркем:Сопранолар Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары