Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле () ― Татарстан Республикасының һөнәри җыр һәм бию ансамбле, Тукай бүләге иясе. Халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия ярышлары һәм фестивальләре лауреаты.

Тарихы

1937 елны Татарстан АССРның хөкүмәт карары нигезендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хор студиясе – И.В. Грекулов җитәкчелегендәге Дәүләт хор капелласы барлыкка килә. Ярты ел үткәч, ул Татарстан АССРның җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә. Бию төркеме җитәкчесе итеп Санкт-Петербургда балет мәктәбен төгәлләгән, Казан шәһәре опера театрының балет биючесе Юрий Адольф улы Муко билгеләнәансамбль сайты . Сәнгать җитәкчесе һәм хормейстеры З.С. Әхмәтова ансамбльне 22 ел җитәкли. 1991 елдан башлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөстәкыйль эшли башлый.

Ансамбль оешкач, татар халкының күпгасырлык рухи мирасы, легендалары, аның йолалары, гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, фольклор бәйрәмнәре, милли киемнәре сәхнәгә менде. Шулар нигезендә 50 дән артык югары сәнгати кимәлдәге җырлы-биюле композицияләр төзелде һәм тамашачыга күрсәтелде.

1938 елның 30 апрелендә — 1 май бәйрәменә багышланган беренче концерты.

Бөек Ватан сугышы елларында Ансамбль, филармония артистлары белән, 17 концерт бригадасы төзеп, тылда һәм фронтларда 1700 шефлык концерты бирә.

1945 елда ансамбльне Фәйзи Гаскәров җитәкли, ул талантлы биючеләр буынын тәрбияли. РСФСР һәм Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскәров куйган биюләр – көнкүрештән алынган, бай эчтәлекле, халык юморы белән өретелгән, көлкеле күренешләргә бай, югары бию техникасы булуы белән тамашачыны үзенә тарта. Аннан соң ансамбльдә Гай Таһиров, Ә. Кәлимуллин биюләр куйдыларТР башкаласы сайты.

Ансамбль артистларының башкару осталыгын күтәрүгә республиканың композиторлары Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, М. Юдин даими ярдәм итәләр ТР башкаласы сайты.

1967 елда Октябрь инкыйлабының 50 еллыгына багышланган һөнәри иҗат төркемнәренең бөтенсоюз ярышында (Мәскәү) ансамбль II урын ала. 1977 елда Халыкара Карфаген фесивалендә (Тунис) 37 катнашучы илнең һөнәри ансамбльләре арасында иң яхшысы дип табыла. 1978 елда җитәкчелеккә Лима Кустабаева килә. Ул унлап концерт һәм театральләштерелгән тамаша программасы булдыра. 2000 елда ансамбль XLIII Халыкара фестивальдә (Франция) уңышлы чыгыш ясый. 2004 елда “Россия сәнгате һәм кинематографы” фестивалендә (Ницца, Франция) катнаша. 2014 елда Халыкара милли мәдәниятлар фестивалендә (Маргис, Прованс, Франция) чыгыш ясыйhttp://www.tatans.com/about_us/news/.

Чит илләрдәге чыгышлары Кытай (1960), Италия (1978), Төркия (1983), Япония (1987), Франция (1996, 2000, 2004, 2014), Бөекбритания (1997), Гыйрак (1997), Алмания, Монголия, Тунис, Кипр, Мальта, Нигерия, Бенин, Сенегал, Чехословакия, Югославия, Маҗарстан, Финляндия һ.б.

Репертуар «Кич утыру» Александр Ключарев, Фәйзи Гаскәров «Туй» Заһид Хәбибуллин, А. Нарыков «Сарман» Д. Абдуллин, Гай Таһиров «Каз өмәсе» Халык көе, Раилә Гарипова «Сәйдәш» Салих Сәйдәшев көе, Лима Кустабаева «Шәрык клубы» Халык көе, Лима Кустабаева «Сабантуй» Б. Лялаев, Р. Гарипова, Й. Мәҗитов, Лима Кустабаева «Корбан-бәйрәм» Мәсгудә Шәмсетдинова, Р. Гарипова, Лима Кустабаева «Рамазан» Мәсгудә Шәмсетдинова, Раилә Гарипова, Т. Латыйфуллин, Лима Кустабаева «Әнисә», татар халык җыры (Мансур Мозаффаров хор өчен эшкәрткән) һ. б.

Бүләкләре Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1939, 1945, 1978, 1986) Бөтенсоюз конкурсы лауреаты (1967) Халыкара Карфаген фольклор коллективларының фестивале лауреаты (Тунис, 1977) Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1960) – татар хор мәдәниятен һәм ССРБ халыкларының музыка иҗатын даими таныткан өчен (сәнгать җитәкчесе – Җәүдәт Айдаров). Халыклар дуслыгы ордены (1988).

Бина Островский урамы, 2нче санлы йорт адресы буенча урнашкан 3 катлы бина (Арианов – Тельпугов йорты) Рузилә Мөхәммәтова. Җыр һәм бию ансамбле: түбәдән су ага, диварлар ярык яки Иске аэропорт бинасы турында хыял. Интертат, 17.10.2022, республика дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты. Гомуми мәйданы ― 1279,8 кв.м. XIX гасырның беренче яртысында салынган. Бина дәүләт ансамбленә репетицияләр үткәрү һәм административ-хуҗалык эшләре өчен дип бирелгән. Бинага соңгы тапкыр 1996-1999 елларда ремонт ясалган. 2023 елның мартында яңа ремонт башланган. Р. Мөхәммштова. Җыр һәм бию дәүләт ансамбле бинасында көтелгән ремонт башланган. Татар-информ, 30.03.2023

2023 елның язында башланган ремонт эшләре ел ярым дәвам иткән. 2024 елның ноябренә җыр һәм бию ансамбле бинасында төп ремонт эшләре төгәлләнгән. Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Арианов-Тельпугов йортын яңарту төбәк бюджетына 146,8 млн сумга төшкән. Яңа түбә куелган, ут, җылылык, су системасы, эчке бизәлеш, бинаның тышкы фасады яңартылган. Репетиция залы өчен өстәмә мәйдан булдырылганЗилә Мөбәрәкшина. Татарстан Җыр һәм бию ансамбле ремонттан соң бинасына кайтты: Монда яхшырак яши башладык. Татар-информ, 26.11.2024.

2026 елның октябрендә Җыр һәм бию ансамблена Горький урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан бина бирелгән (1986 елга кадәр Камал театры, 1986―2025 елларда Тинчурин театры эшләгән)Эльвира Самигуллина, Альфред Мухаметрахимов. «Хотят изменить нашу ДНК!»: Ирада Аюпова нашла песням и танцам новый дом и шефа. Бизнес-Онлайн, 10.09.2026.

Шәхесләр Директорлары 1937-??? — 1944-1950 — Фәйзи Гаскәров

2004―2026 — Юрий Жуков 2026 елның октябреннән ― Илфир ЯкуповЭльвира Самигуллина, Альфред Мухаметрахимов, Ева Малиновская. «Наверное, общественность все-таки должна знать, за какие «грехи» меняют руководителей». Бизнес-Онлайн, 22.09.2026 Сәнгать җитәкчеләре 1938 — 1959 — Зөләйха Әхмәтова 1939, 1960 — 1970 – Александр Ключарёв 1959 — 1965 – Җәүдәт Айдаров 1967 — 1968 – Әзһәр Абдуллин 1974 — 1978 – Геннадий Скалозубов 1978 — 1999 – Лима Кустабаева 2000 — 2005 – Ренат Вәлиев 2005 елдан – Айрат Хәмитов Милләттәшләр.ру сайты

Танылган артистлары Шамил Әхмәтҗанов (1941), җырчы, Татарстан АССРның халык артисты (1985). Бүген ансамбль артистлары 3 төркемдә эшли: бию төркеме, хор төркеме, оркестр. Сәнгать җитәкчесе – Айрат Хәмитов, Татарстанның халык артисты. Баш дирижёр – Рәшит Мостафин, Татарстан АССР халык артисты. Баш хормейстер – Нияз Гәрәев Баш балетмейстер – Раилә Гарипова, Татарстан АССР халык, РФ атказанган артисты. Хормейстер – Венера Гәрәева, Татарстан АССР халык артисты ансамбль сайты Хор дирижеры ― Чулпан Әхмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты (2011).

туу датасы Исем уку йорты эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1926-02-15 Габдулла Рәхимкулов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблеГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 1997-10-09 1933-01-15 Әлфия Әфзалова Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблеГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Alfiya Avzalova 2017-06-15 1941-03-07 Шамил Әхмәтҗанов Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1943-01-15 Нәфисә Василова Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблеКазан елга порты 2006-07-17 1945-06-04 Лена Шакирҗанова 80 нче мәктәпТатар дәүләт җыр һәм бию ансамбле«Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе Lena Shagyirzhan 2017-01-16 1946-05-13 Таһир Якупов 80 нче мәктәп Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблеГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Tagir Yakupov 1999-10-01 1946-11-22 Раилә Гарипова Мәскәү дәүләт мәдәният институты Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Railya Garipova 1946-08-07 Ания Туишева Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблеКазан дәүләт мәдәният институты 1949-03-25 Мөнир Якупов Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрыТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеНәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 1951-10-12 Искәндәр Биктаһиров Казан милли тикшеренү технология университеты Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблеГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеКазан шәһәр филармониясе Iskander Biktagirov 2023-12-24 1955-11-16 Илгизәр Исламов Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1956-12-20 Зөһрә Шәрифуллина Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблеГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 1970-04-03 Фәрит Гафиятуллин Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятеКазан дәүләт мәдәният институты Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Farid Gafiyatullin 1971-03-02 Айрат Хәмитов Казан дәүләт мәдәният институтыРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Ayrat Hametov 1971-03-09 Ринат Вәлиев Казан дәүләт мәдәният институтыНәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе «Казан» милли-мәдәни үзәгеТатар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1987-02-24 Чулпан Әхмәтҗанова Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятеНәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблеКазан шәһәр филармониясе

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998

Сылтамалар

филармония сайты

Моны да карагыз Илгизәр Исламов

Төркем:Алфавит буенча музыкаль коллективлар исемлеге Төркем:Татарстанның сәнгать оешмалары Төркем:Татарстан сәнгать коллективлары Төркем:Татарстан ансамбльләре Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:Татарстанның дәүләт ансамбльләре Төркем:Бию төркемнәре Төркем:Россиянең халык биюләре ансамбльләре Төркем:Казан оешмалары Төркем:Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле