«Игенче» – татар телендә Башкортстан ның Чакмагыш районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы.

Төп темалар – Чакмагыш районының иҗтимагый, мәдәни тормышы, күренекле якташлары турында мәкаләләр, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, эш кешеләрен хөрмәтләү. Гәҗит төрле катлау укучыга исәпләнгән. Реклама да басыла.

Тарих Район газетасының беренче саны 1931 елның 25 декабрендә, ике битле генә булып, “Ярышка” исеме белән чыга. 1937 елның 30 апреленнән “Коммунизмга” исеме белән нәшер ителә. 1963 елның 6 мартыннан, Чакмагыш районы белән Кушнаренко районы берләшкәч, “Агыйдел” исеме белән чыга, Кушнаренкода басыла. 1965 елның 18 апреленнән хәзерге Игенче исеме белән Чакмагышның үзендә нәшер ителә. 2004 елдан Башкортстан Республикасының «Чакмагыш мәгълүмат үзәге» редакция-нәшрият комплексы дәүләт - унитар предприятиесенә карый.

Мөхәррирләр 1931 елның 25 декабрендә чыккан беренче санны Имаметдин Фәтхуллин имзалый. 1933 елдан гамәли мөхәррир итеп Гаян Вәлишин билгеләнә. 1935 - 1948 елларда Хадим Канзафаров, 1948 - 1975 елларда Фәррәхия Галиева, 1975 - 2002 елларда Хәйдәр Басыйров, 2002 - 2009 елларда Марис Нәзиров, 2009 елдан Вазих Исхаков исемендәге премия иясе Фәнис Әмирханов. Бүлек мөдире булып Башкортстанның атказанган матбугат һәм гаммәви мәгълүмат хезмәткәре Рәзифә Сәхапова эшли.

Мөхәрририяттә 21 кеше эшли. атнасына 3 мәртәбә сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрне чыга. Шимбә көнне урысча кушымта белән чыга. 2002 елдан башк. “Саткылар” гәҗите чыга. 2014 елның 1 яртысына тираж 6 000 данә.

Чыганаклар "Игенче" гәҗите сайты

Моны да карагыз Авыл таңнары Караидел хәбәрләре Башкортстанның район гәҗитләре «Сарманай», газета.

Искәрмәләр

Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре Төркем:Башкортстан гәҗитләре Төркем:Чакмагыш районы