Көнчыгыш Пруссия операциясе — 1914 елның август-сентябрендә узган Алман империясенең гаскәрләренә каршы Россия империяснең һөҗүмчән операциясе. Операция рус гаскәрләренең җиңелүе белән тәмалана.
Рус армиясе
Төньяк-Көнбатыш фронт (сәргаскәр Яков Жилинский, штаб башлыгы Владимир Орановский) 1-нче Армия — сәргаскәр Павел Ренненкампф, штаб башлыгы Гавриил Милеант, генерал-квартирмейстер Константин Байов
Алман армиясе 8-нче армия (сәргаскәр генерал-полковник Макс фон Приттвиц унд Гаффрон, 1914 елның 23 августыннан командалау алмаштырылган: сәргаскәргә Пауль фон Гинденбург, штаб башлыгы Эрих фон Людендорф, генерал-квартирмейстер Хоффман)
1-нче АК (сәргаскәр Герман фон Франсуа)
Планнар Русларның планнарынча, 1-нче гаскәр Мазур күлләрне әйләнеп үтеп, Көнигсбергка юлны кисәргә тиеш булган. 2-нче рус гаскәре күлләрне көнбатыштан әйләнеп үтеп, алман төмәннәргә Висла артына чигенергә рөхсәт итмәскә тиеш булган. Шулай итеп, руслар гаскәрләре алман группировканы ике флангтан колачларга тиеш булганннар.
Алманнар, Россия үз мобилизациясен озак үткәрәчәк дип уйлап, Көнчыгыш Пруссиядә 8-нче гаскәрне генә калдырганнар. Алар Алмания Францияне берничә атна дәвамында тар-мар итер, ә инде аннан соң, көнчыгышка күчерелгән һәм тәҗрибә алган алман гаскәрләре Россия белән сугышачаклар дип фараз кылганнар.
Операция барышы Әмма руслар, француз берлектәшләренең соравы буенча, мобилизацияне тәмамланмагач һөҗүмгә күчтеләр. 4(17) һәм Шталлупөнен һәм Гумбиннен тирәсендәге бәрелешләрдә рус җиңүчеләр булып чыгалар. Алманнар көнбатышка чигенергә башлаганнар. Алманнарның 8-нче гаскәрне эзәрләү һәм тар-мар итү өчен яхшы мөмкинлекләр булдырылган, әмма 8-9 (21-22) августта 1-нче гаскәр бернәрсә дә эшләмәгән. һөҗүме яңартып башласа да 2-нче гаскәр белән тоташуга (көньякка) түгел, ә Көнигсбергка таба, ягъни көнбатышка алып барылган.
Шуның белән файдаланып, алман генералы Һинденбург, көчләрне яңадан төркемләп, 1-нче гаскәренә каршы ике төмәнле каплавыч (заслон) калдырып, аларны көньякка (ягъни 2-нче гаскәренә каршы) борылган. та Һинденбург 2-нче гаскәренең фланг корпусларына һәҗүм иткән; үзәк корпуслары, яхшы элемтә булмавы сәбәпле, нәкъ вакытында бу турында белми калганнар һәм киләчәк «капчыкка» эчкәрәк керерегә дәвам иткәннәр. 16- көннәрендә бер-берсе һәм күршеләр белән элемтәне югалтканнар үзәк корпуслары чолганышка эләккәннәр һәм тар-мар ителгәннәр. 2-нче гасернең җитәкчесе Самсонов, гаскәр белән идарәне югалтып үз-үзен атып үтергән. Алман мәгълүматләренчә рус гаскәренең югалтулары 120 мең кеше тәкил иткәннәр, алманнар исә 15 мең кешене югалтканнар.
Аннан соң алманнар көньяктан 1-нче гаскәренә һөҗүм иткәннәр. «Киселгән» хәлгә эләкмәс өчен, ул көнне Неман аръягына чигенергә мәҗбүр булды.
Нәтиҗә Көнчыгыш Пруссия операциясе русларга бик авыр нәтиҗәләрне китергән, бу алманнар белән сугышларында беренче эре җиңелү булган. Алманнар, тактик рәвештә җиңүчеләр булып чыксалар да, стратегик рәвештә ошбу операция «тиз сугыш» планының уңышсызлыгын күрсәтте. Көнбатыш Пруссияне коткарыр өчен алманнар Көнбатыш фронтыннан эре көчләрне күчерергә мәҗбүр булганнар.
Моны да карагыз Көнчыгыш Пруссия операциясе (1945)
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча бәрелешләр Төркем:Беренче бөтендөнья сугышы бәрелешләре Төркем:Россия бәрелешләре Төркем:Алмания бәрелешләре Төркем:Россиядә булган бәрелешләр Төркем:Польшада булган бәрелешләр Төркем:Литвада булган бәрелешләр Төркем:Калининград өлкәсе тарихы Төркем:Вармия-Мазурия воеводалыгы тарихы Төркем:1914 елның августы Төркем:1914 елның сентябре Төркем:Алмания Беренче бөтендөнья сугышында Төркем:Россия Беренче бөтендөнья сугышында