Нильс Фабиан Хельге фон Кох (швед телендә: Niels Fabian Helge von Koch, 1870 елның 25 январе — 1924 елның 11 марты) — швед математигы, Сигурд фон Кохның композиторы.
Тәрҗемәи хәле 1870 елда Стокгольмда туган. 1887-1892 елларда Стокгольм институтында укыган, аны тәмамлаганнан соң фәлсәфә докторы һәм доцент булган. 1905 елда Король технология институты каршында математика профессоры дәрәҗәсенә ия булган, ә 1910 елда Швеция фәннәр Академиясе әгъзасы булган. Күбесенчә саннар теориясе буенча белгеч. "Орынма сызыклары булмаган бер тоташ кәкре турында..." (фр. Sur une courbe continue sans tangente, obtenue par une construction géométrique élémentaire; 1904) мәкаләдә беренче мәртәбә Кох кәкресен тасвирлаган - фракталның иң иртә һәм иң мәшһүр мисалларының берсе.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар