Әл Ясәгъ, Әл-Ясаг, Әльясаг () - Ильяс пәйгамбәрдән соң Исраилгә җибәрелгән Ислам пәйгамбәре, Ильяс пәйгамбәрнең шәкерте. Христиан динендәге Елисей, яһүд динендәге Элиша белән тиңләштерелгән. Коръәндә ике тапкыр искә алына. Сахих Бохари һәм Сахих Мөслим хәдисләрендә аның турында хәдисләр юк. Туган елы - якынча б.э.к. 9нчы ел. Үлгән елы билгесез.
Биография Әл Ясәгъ - Сафаның улы, Ильяс пәйгамбәр һәм Исраил патшалары: Йорам, Ииһу, Иоахаз һәм Йоаш заманнарында яшәгән. Ул гаиләдә бердәнбер бала була һәм әнисе белән үсә. Алар бик ярлы тормыш кичерәләр. Әл Ясәгъ ачлыктан үлем дәрәҗәсенә җиткән чакта аның әнисе янына Ильяс пәйгамбәр килгән һәм ризык бирергә сораган. Пәйгамбәрнең анасы өйдә бернинди ризык та юк һәм баласы ачтан үләргә якын булуы турында әйтеп бирә. Ильяс бала янына керә һәм аның инде үле булуын ачыклый. Ильясның үтенече буенча Аллаһ Әл Ясәгъне терелтә. Терелгәч, ул шәхадәтне әйтә, Ильяс Аллаһның илчесе булуны раслый. Ильяс аңа пәйгамбәрлек эшен йөкли. Соңрак фәрештә аша Әл Ясәгъ Аллаһтан әмер ала. Аллаһ аңа исраиллеләрне ислам диненә күндерүне йөкли.
Ильяс үз халкыннан куылганнан соң, ул башка яһүд кабиләләренә вәгазь сөйли башлаган, аларның кайберләре аны кабул иткән. Әл Ясәгъ гомеренең ахырына кадәр Ильяс җитәкчелегендә Тәүратны өйрәнгән. Ислам галиме Ибн Касир Әл Ясәгънең әтисе ягыннан шәҗәрәсен тикшергән һәм аның нәселен Һарун белән тоташтырган.
Ильяс пәйгамбәр үлгәннән соң, Әл Ясәгъ пәйгамбәр яһүдләрне Муса кануннарын үтәргә өндәүне дәвам итә, ләкин ул кире кагыла. Исраил кабиләләре арасындагы низаглар аларны көчсезләндерә, бу Ассириялеләргә аларның җирләрен яулап алырга мөмкинлек бирә һәм күбесе коллыкка алып кителә.
Әл Ясәгъ могҗизалар күрсәтә алган.
Әл Ясәгъ Зөлкәфилне үзенең варисы итеп билгели, Фәләстиндә бакыйлыкка күчә. Аның кабере Әл-Катифа шәһәре янындагы Әл-Әүҗәмдә (Көнчыгыш Согуд Гарәбстаны) урнашкан.
Төркем:Калыплар:Ислам
Искәрмәләр
Сылтамалар
Изге Коръән - Ф.Н.Байишев тәрҗемәсе, ред. Д.Д. Махазиев
Әдәбият
Төркем:Ислам Төркем:Каһинлек Төркем:Ислам пәйгамбәрләре