Иҗмәгъ ( «фикер берлеге»; ) — абруйлы шәхесләрнең (фәкыйһләрнең) берәр мәсьәлә буенча килешүе, консенсусы яки карары. Мөселман хокукы — фикһ чыганакларының берсе .

Традиция иҗмәгънең барлыкка килүен беренче хокук белеме галимнәре (мөхтәҗидләр) эшчәнлеге белән бәйли. Алар VII гасырның икенче яртысына карый һәм «Мәдинәнең 7 факиһе» дип тә аталалар. Алар арасына Сәгыйд ибн әл-Мөсәййиб, Урва ибн-әз-Зөбәер, Касыйм ибн Мөхәммәд, Гобәйдулла ибн Габдулла, Сөләйман ибн Ясар, Хариҗә ибн Зәед һәм Әбү Бәкер ибн Гобәйд-әл-Харис керә. Алар төрле бәхәсле сорауларны карау тәртибен урнаштырганнар.

Сөнни мәзһәбендә иҗмәгъкә мөнәсәбәт Мәзһәб вәкилләренең иҗмәгъкә карашы төрлечә. Хәнәфиләр хәдисләре дөрес дип саналган сәхабәләрнең эшләрен генә таныганнар, ә мәликиләр Мәдинә мөҗтәһидләренең кайбер эшләрен генә таныганнар. Шәфигыйләр иҗмәгъне мөстәкыйль хокук чыганагы буларак түгел, ә Коръән һәм Сөннәткә өстәмә буларак таныганнар. Хәнбәлиләр Мәдинә мөҗтәһидләренең барлык категорияләрен дә кабул иткәннәр.

Иҗмәгъ бүлекләре Иҗмәгъ тасвирлау һәм күрсәтү ысулы буенча түбәндәге категорияләргә бүленә :

әл-иҗмәгъ әл-каули () — тавыш белән, ягъни ачык бәхәсләрдә кабул ителгән карар; әл-иҗмәгъ әл-гамәли () — булган хәлләргә нигезләнгән, ягъни тикшерелмәгән, ләкин бер үк шартлардагы бер төрле карарлар һәм гамәлләр нәтиҗәсендә килеп чыккан карар; әл-иҗмәгъ әс-сукути () — әйтелмәгән, әмма барысына да билгеле булган, каршылыклар белдерелмәгән карары.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Иджма / Бобровников В. О. // Железное дерево — Излучение. — М. : Большая российская энциклопедия, 2008. — С. 699. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 10). — ISBN 978-5-85270-341-5. Боголюбов А. С. Иджма // Ислам: энциклопедический словарь / Отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 91. — 315 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.

Төркем:Шәригать Төркем:Ислам терминнары Төркем:Ислам хокукы чыганаклары