Никола́й Ива́н улы Ежо́в ( — 4 февраль 1940Ежов, Николай Иванович. Официальная справка члена ЦК // «Известия ЦК КПСС» — июнь 1990. — № 7 (306). — цит. по Исторический проект «Хронос. Всемирная история в интернете» (www.hrono.info)) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, дәүләт иминлегенең генераль комиссары (1937 елның 28 гыйнварыннан, 1941 елның 24 гыйнварыннан дәрәҗәсеннән мәрхүм ителгән[Зенькович Н. А. «Самые закрытые люди. Энциклопедия биографий» — М., ОЛМА-ПРЕСС Звездный мир, 2004, с. 143.]). ВКП(б) ҮК карамагындагы фирка контроле комиссиясе рәисе (1935−1939), ВКП(б) ҮК Оргбүросы әгъзасы (1934—1939), ВКП(б) ҮК сәркатибе (1935−1939), ВКП(б) ҮК Сәяси бүросы әгъзалыгына нәмзат (1937−1939). ССРБ эчке эшләре халык комиссары (1936−1938), ССРБ су транспорты халык комиссары (1938−1939).
ССРБ эчке эшләре халык комиссары вазифасында Ежов 1937—1938 еллардагы массакүләм репрессияләрнең баш оештыручы һәм башкаручы булган.
1937 ел, ЭЭХКны Ежов җитәкләгән чагы, массакүләм репрессияләрнең символик билгесе булып киткән, 1937—1938 еллар, репрессияләрнең иң кызган вакытына карата, халык тарафыннан «ежовщина» дигән исеме тагылган.
1939 елда Берия катнашында Маленков бүлмәсендә Ежов кулга алына. Берия үзе җинаять эшен алып бара, нәтиҗәдә ике атнадан Ежов үз һомосексуаль дәрте турында язуны калдыра. 1940 елда Ежов хөкем карары буенча: "терорлык актларны әзерләү һәм лутыйлык (һомосексуализм) өчен" үтерелгән. Искәрмәләр
Төркем:СБКФ ҮК әгъзалары