Кадим Аралбай (псевдоним, чын исеме Кадим Габделгалим улы Аралбаев, ) ― язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1996). Башкортстанның халык шагыйре (2011)

Тәрҗемәи хәле 1941 елның 1 сентябрендә БАССРның Хәйбулла районы Таңатар авылында туган. Район үзәге Акъярда урта мәктәпне (1959), Уфада дәүләт университетын (1968) тәмамлый. Аспирантурада (1971-1973) укый. Диплом эше: «Мәмбәт ыруы шәҗәрәсендә халык авыз иҗаты».

1960-1963 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.

1968-1971 елларда Бөрҗән, Баймак районнарында укыта.

1973-1988 елларда «Агыйдел» журналында әдәби хезмәткәр.

1975-1980 елларда республика язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе (рәисе). 1988-1993 елларда рәис урынбасары.

1980 елдан КПСС өлкә комитетында мәдәният бүлеге хезмәткәре.

1993 елдан китап нәшриятында баш мөхәррир, директор.

Иҗаты Иҗади эшчәнлеге башлану университетта укыган елларга туры килә. Беренче шигырьләре, поэмалары «Агыйдел» журналында басыла. Поэмалары, легендалары, шигырьләре тупланган «Утлы кичүләр» (1975), «Чапкын», «Батыр ярасы» (1980), «Ак тирмә» (1982), «Кызгану», «Сөюем йолдызы» (1986) һ.б. китаплары халык тормышын, аның тарихи үткәнен һәм бүгенгесен киң планда сурәтләве белән аерылып тора. Соңгы елларда «Таналык авазы», «Соңгы туй», «Кояшлы буран», «Каратау мәхбүсе» һ.б. поэмаларын иҗат итте.Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 37 биттә. Халык иҗатын өйрәнү Халык иҗатын өйрәнү һәм төркемләүгә багышланган хезмәтләре «Фольклористика в Советской Башкирии» журналында (1974, 1976) басыла. Мәмбәт ыруы шәҗәрәсен чирек гасыр буе өйрәнә. Кереш сүз, фәнни аңлатмалар язып, хәзерге телгә тәрҗемә ясап, аерым китап (1994) итеп бастыра. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан яугирләрнең бәетләрен, җырларын туплап, «Солдат бәетләре» (1997) китабын нәшер итә.С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, 1999, 10 биттә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Башкортстанның халык шагыйре (2011) Салават Юлаев премиясе (1996) – «Рухларның язмалары» (Письмена духов) җыентыгы өчен Наҗар Нәҗми премиясе (2014)Поэты К. Аралбай и И. Киньябулатов удостоены литературной премии имени Назара Наджми. Официальный сайт народного поэта Башкортостана Назара Наджми. 07.02.2014 Салават Юлаев ордены (2021)Ләйлә Аралбаева. Радий Хәбиров «ХХ гасыр язучысы» форумында җөмһүрият язучыларын һәм шагыйрьләрен бүләкләде. ИА «Башинформ», 28.05.2021 2024 — «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе (Россия Язучылар берлегенең югары бүләге)Ләйлә Аралбаева. Писатели Башкортостана на ярмарке «Китап-байрам» получили награды. Башинформ, 27.05.2024

Искәрмәләр

Әдәбият Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, 1999. ISBN 5-295-02592-6

Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре рус телендәге әсәрләре башка чыганаклар БР әдәбият картасы сайты

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Журналистлар Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Язучылар берлеге рәисләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Рәми Гарипов премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Наҗар Нәжми исемендәге премия лауреатлары