Кече Солабаш — Татарстан Республикасының Биектау районындагы авыл. Географиясе Кече Солабаш Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 38 чакрым, ә район үзәге Биектаудан төньяк-көнбатышка таба 23 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Халык Солабаш авылының икесе дә элеккеге матур традицияләрне саклыйлар. Зиратлар тәртиптә тотыла, урамнар чиста. Яшьләр тыйнак, олыларны олылый белә. Халык иманлы һәм эшчән. Заманасында Кече Солабашта 160 тан артык хуҗалык булган, хәзер инде 60 кына йорт калган. Кече Солабаш авылы халкы элек-электән мәдәниятле булган. Авылда заманында җәдит мәктәбе дә эшләгән. Аны Хәсәнгата Габәши оештырган, укучыларны музыкага да өйрәткән. Кече Солабаш мәктәбендә Солтан Габәшигә багышланган музей ачылган. Бу музейны киләчәктә аерым бер йортка урнаштырырга ниятлиләр. =
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 190 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 97,37%, башка халыклар — 2,63%.
Күренекле кешеләр =
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1863-01-11 Хәсәнгата Габәши Гаффария мәдрәсәсе казыйязучыпедагогтарихчы Гаффария мәдрәсәсеМөселман балалар ятимханәсеКече СолабашҮзәк диния нәзарәте«Галия» мәдрәсәсеГосмания мәдрәсәсеАрча педагогика көллиятеБеломор-Балтыйк каналы 1936-08-07 Кече Солабаш 1891-05-01 Солтан Габәши «Галия» мәдрәсәсеКазан император университеты композитормузыка белгече 1942-01-08 Чалкак
Кече Солабаш — билгеле һәм күренекле авыл. Бу авылда дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы-галим, җәдитчелек хәрәкәте вәкиле Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши 1863 елның 11 гыйнварында указлы мулла гаиләсендә туган. Ул 1933 елның 7 августында вафат булган. Кабере — Кече Солабаш авылы зиратында. Кече Солабаш авылында аның улы — татар халкының беренче профессиональ композиторы Әхмәтсолтан (Солтан Габәши, 1891—1942) дөньяга килә. Ул — халык җырларын эшкәртүче, беренче татар опералары («Сания», «Эшче»), вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. Солтан Габәши Башкортстанда вафат була һәм шунда җирләнә. Табигать Кече Солабаш тирәсендә сазлыклар, елга-чишмәләр, урманнар күп. Исемле җирләрдән Атау дип аталган печәнлек игътибарга лаек. Аның мәйданы — 35 гектар. Алатка кадәр Кара имәнлек урманы сузылган; Авыл эче елгасы бар, ул Кече Сола суына кушыла. Авыл эче елгасы ярында дүрт-биш чишмә челтерәп ага. Авылдан 3 чакрым ераклыкта, урман эчендә, Аргы саз булган. Бирге саз дигәне дә шуннан ерак түгел. Аларның суында төнбоеклар, камышлар, саз чәчәкләре үскән. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Шулай ук карагыз Зур Солабаш (Зур Солабаш һәм Кече Солабаш авыллары тарихы)