Ангара́ (, ) — Русиянең Иркутск өлкәсе һәм Красноярск краендагы елга. Енисейнең иң күп сулы кушылдыгы.
Озынлыгы — 1779 км. Бассейнының — 1,040 мең км². Байкал күленнән агып чыга.
Төп кушылдыклар: уңнан — Илим, Оса, сулдан — Иркут, Белая, Ока, Тасеева. Кар һәм яңгырлардан су ала.
Кушылу җирендә уртача су чыгымы 5100 м³/сек. Түбән агымында октябрь-ноябрьда, Братск сусаклагычында ноябрь-декабрьда боз белән каплана. Майның беренче яртысыннан боз эри башлый.
Ангараның югары агымында сускалагычлар каскады төзелгән, Иркутск, Братск, Усть-Илим ГЭСлары эшлиләр, Богучаны ГЭСы төзелә.
Көймәләр йөрешле елга. Ангарада торучы шәһәрләр: Иркутск, Ангарск, Усолье-Сибирское, Свирск, Братск, Усть-Илимск һәм Кодинск. Искәрмәләр
Төркем:Енисей кушылдыклары Төркем:Иркутск өлкәсе елгалары Төркем:Красноярск крае елгалары