Мәгафүр Хисмәтуллин (Мәгафүр Хисмәтулла улы Хисмәтуллин, ) – танылган башкорт опера җырчысы. БАССР халык артисты (1953), РСФСР халык артисты (1965). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1969).

Тәрҗемәи хәле 1915 елның 10 гыйнваренда Уфа губернасы Уфа өязе (хәзер Иглин районы) Яңа Кыбау авылында туган. Уфада сәнгать техникумын (1934), Мәскәүдә консерватория (1939) тәмамлый. Баймак колхоз-совхоз театрында (1934-1936) эшли. 1934 елдан Уфа опера-балет театрында: солист (1934-1982), режиссёр (1959 елдан), баш режиссёр (1963-1967). Уфада сәнгать укуханәсендә (1966), сәнгать институтында (1969-1995) укыта. Мәскәү Зур театрында стажировка үтә (1959-1960). Уфа-гид сайты

Иҗаты Башкортстан опера сәнгатенә зур өлеш кертә. Лирик-драматик тенор тавышына ия була. Төрле холыклы 60 партия башкара. Мәскәүдә «Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге»ндә (1955), Каракалпакстан АССР да «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә (1976) катнаша. Уфа опера-балет театрында 12 спектакльне сәхнәгә куя. ССРБ шәһәрләре буйлап, Әфганстан, Пакъстанда гастрольләрдә була. «Ай тотылган төндә» фильмында уйный (Свердловск киностудиясе, 1978).Кино-Театр.ру сайты

Төп партияләре Хезмәтче Вәли («Аршин мал алан» Г. Хаҗибәков; дебют, 1939) Ерошка («Князь Игорь» А.П. Бородин), Бомелий («Патша кәләше» Н.А. Римский-Корсаков) Трике («Евгений Онегин» П.И. Чайковский) Арлекин («Наяннар» Р. Леонкавалло) Җаббар («Кодача» З.Г. Исмәгыйлев) Күбәк («Шәүрә») Салават («Салават Юлаев» З.Г.Исмәгыйлев) Шүлгән («Акбүзат») Юламан («Карлыгач» Н.К.Чемберджи, 1941) Фәхри («Айсылу» М.М. Вәлиев-Н.И. Пейко, 1953) Гайнулла («Агыйдел дулкыннары», З.Исмәгыйлев)

Репертуар Хөсәен Әхмәтов, Әкрәм Даутов, Т.Кәримов, Рәүф Мортазин, Нариман Сабитов әсәрләре Чит ил һәм рус композиторларының романслары Башкорт халык озын җырлары «Азамат», «Буранбай», «Гайсә-ахун», «Кәраван-Сарай», «Сибай», «Урал», «Сандугач»

Куйган спектакльләре «Мәйсәрә шуклыклары» (С.А.Юдаков, 1961) «Шәүрә» (З.Исмәгыйлев, 1963) «Замандашлар» (Хөсәен Әхмәтов, 1970) «Кодача» (Казанда, Алматыда) һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БАССР атказанган артисты (1949) БАССР халык артисты (1953) РСФСР атказанган артисты (1955) РСФСР халык артисты (1965) Салават Юлаев премиясе (1969) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Хөрмәт билгесе» ордены

Хәтер Уфадагы урамга җырчы исеме бирелгән.

Әдәбият Р. Шәкүр. Салават Юлаев премиясе лауреатлары (Иҗат портретлары). Уфа, 1987. А. Баһуманов, Ф.Фәизова. Салават Юлаев премиясе лауреатлары. Уфа: Китап, 1999.

Сылтамалар Мәгафүр Хисмәтуллин Тан атканда Башкортстан (белешмәлек) Аның тавышы мәңге яңгырар Аны «башкорт сандугачы» дип атадылар (Мәгариф Хисмәтуллинның 100 еллыгына) «Мәгафүр Хисмәтуллин».

Искәрмәләр

Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Югары уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Артистлар Төркем:Җырчылар Төркем:Романс башкаручылар Төркем:Вуз укытучылары