Төс — электромагнитик нурланыш оптик диапазонының субъектив сыйфатламасы, физик, физиологик, психологик факторларга бәйле һәм физиологик күрү сизүе нигезендә хасил була.

Төс үзләштерү кеше индивидуальлеге, шулай ук спектраль состав, тирәдәге яктылык чыганакларына карата яктылык контрасты белән билгеләнә. Шулай ук метаметрия күренеше бик мөһим.

Физиология

Төс сизү сәләте яктылыкны сизүчән күзәнәкләрнең ярсуы һәм ярсудан туктавы — күзләр челтәр катлавы рецепторлары (колбочкалар) ярдәмендә мидә хасил була.

Кешеләрдә һәм приматларда спектр сизүчәнлегенә бәйле өч төр колбочкалар бар: ρ (шартлы рәвештә кызыл), γ (шартлы рәвештә яшел), β (шартлы рәвештә зәңгәр). Челтәр катлау үзәгендә иң күп төс рецепторлары урнашкан.

Сөйрәлүчеләр, кошлар һәм кайбер балыклар оптик нурланышның киңрәк өлкәсен күрә ала, алар якын ультрашәмәхә нурланыш (300–380 нм), спектрның зәңгәр, яшел һәм кызыл өлешен сизәләр.

Эңгер-меңгер вакытын сизүчән рецепторлар таякчыклар дип йөртелә.

Төп төсләр Беренче тапкыр Исаак Ньютон бериш спектрны 7 төскә бүлә. Бериш спектр дифракцион рәшәткәдә күзәтелә.

ТөсДулкын озынлыгы, нмЕшлыклар, ТГцФотоннар энергиясе, эВКызыл625–740405–4801,68–1,98Әфлисун590–625480–5101,98–2,10Сары565–590510–5302,10–2,19Яшел500–565530–6002,19–2,48Күк 485–500600–6202,48–2,56Зәңгәр440–485620–6802,56–2,82Шәмәхә380–440680–7902,82–3,26

Төс түгәрәгенең төсләре RGB системасында төсләр 12 төп төсмергә бүленә: 3 төп төс, 3 өстәмә төс, 6 арадагы төсмер.

№ТөсТәртипТөсмер, 0–239Төсмер, 0–360 (HSV)Уналтылык коды1КызылI00/360FF00002ӘфлисунIII2030FF80003СарыII4060FFFF004Сары-яшел (шартрёз)III609080FF005ЯшелI8012000FF006Зәңгәр-яшел (яшь кәбестә)III10015000FF807Яшел-зәңгәр (циан)II12018000FFFF8ЗәңгәрсуIII140210007FFF9ЗәңгәрI1602400000FF10МиләүшәIII1802704B008211МаҗентаII200300FF00FF12ГөлчәчәкIII220330FF0080 Киләсе калыпта төсләр түгәрәгенең 12 төсе күрсәтелгән: анда төп төсләр - кызыл, сары, зәңгәр (RYB). Биредә беренче тәртиптәге төсләр (төп), икенче тәртиптәге төсләр (катнаш), өченче тәртиптәге төсләр (катлаулы) күрсәтелә:Уилан Б. Гармония цвета: Новое руководство по созданию цветовых комбинаций / Б. Уилан; Пер. с англ. Г. Щёлоковой. — М.: Астрель, АСТ, 2005..

№ТөсТөс тәртибе1КызылI2Кызыл-әфлисунIII3ӘфлисунII4Сары-әфлисун (гәрәбә)III5СарыI6Сары-яшелIII7ЯшелII8Зәңгәр-яшелIII9ЗәңгәрI10Зәңгәр-шәмәхә (миләүшә)III11ШәмәхәII12Кызыл-шәмәхәIII

Төс үлчәнә торган физик сыйфатларга ия була: яктылык, туендырылу, төсмер.

Әдәбият Артюшин Л.Ф. Основы воспроизведения цвета в фотографии, кино и полиграфии. — М., 1970. Вавилов Н. Свет и цвет в природе. Яковлев Б. Цвет в живописи // Художник. 1961, № 3. С. 27–31. Гуревич М.М. Цвет и его измерение, М.-Л., 1950. Кустарёв А.К. Колориметрия цветного телевидения, М., 1967. Уилан Б. Гармония цвета: Новое руководство по созданию цветовых комбинаций / Б. Уилан; Пер. с англ. Г. Щёлоковой. — М.: Астрель, АСТ, 2005. Ивенс Р.М. Введение в теорию цвета, пер. с англ. — М., 1964. Шерцль В.И. О названиях цветов // Филологические записки. — Воронеж, 1873. Wyszecki G., Stiles W.S. Color science. N.Y.-L.-Sydney, 1967. Deane B. Judd and Gunter Wyszecki — Color in business, science and industry 1975, ISBN 0-471-45212-2 Алферов А.С., Шихирин В.Н.,Верняев В.И., Афанасьев А.Н. Полутоновой клин для метрологической аттестации автоматизированных систем контроля внешних признаков полуфабрикатов РЭА. Тезисы докладов Всесоюзной научно-технической конференции "Конструктивно-технологическое обеспечение качества микро- и радиоэлектронной аппаратуры при проектировании и в производстве. Ижевск, февраль 1986 года.

Искәрмәләр

Төркем:Физика төшенчәләре Төркем:Төс