Алексей Валентин (Вәли)http://tatarskoecelo.ucoz.ru/publ/slavnye_imena_starokulatkinskogo_rajona/1-1-0-6 улы Улюкаев (23 март 1956, Мәскәү) — дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры (2013—2016).

Тәрҗемәи хәл Алексей Улюкаевның нәсел тамырлары Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районыннан. Атасы — Вәли Хөсәен улы Улюкаев, икътисад фәннәре кандидаты.

1979 елда Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган.

1982 елда шул ук университетның аспирантурасын тәмамалый һәм икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсен ала.

Pierre-Mendes France университетының (Гренобль) икътисад докторы дәрәҗәсенә ия.

1982—1988 елларда — ассистент, Мәскәү инженер-төзелеш институтының доценты.

1988—1991 елларда — киңәшче, «Коммунист» журналыны мөхәрририятнең бүлек мөдире.

1991 елда — «Мәскәү яңалыклары» гәҗитендә сәяси күзәтүчесе.

1991—1992 елларда — РФ Хөкүмәтенең икътисад киңәшчесе.

1992—1993 елларда — РФ Хөкүмәте Рәисе киңәшчеләр төркеме җитәкчесе.

1993—1994 елларда — РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары ярдәмчесе.

1994—1996 елларда — Күчү чорының икътисад мәсьәләләре институтының директоры урынбасары.

1996—1998 елларда — Мәскәү Думасының депутаты.

1998—2000 елларда — Күчү чорының икътисад мәсьәләләре институтының директоры урынбасары.

2000—2004 елларда — РФ Финанс министрның беренче урынбасары.

2004—2013 елларда — Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе беренче урынбасары.

2013 елның 24 июненнән — Россия Федерациясе икътисади үсеш министры.

2016 елның 14 ноябрендә Улюкаев Башнефтьне сатканда Роснефть ширкәтеннән 2 миллион долларлык ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган (Башнефть турында җинаять эше). Икенче көнне, Россия президенты Владимир Путин фәрманы белән «ышаныч югалту сәбәпле» эштән алынган.

Искәрмәләр

Төркем:Россия Федерациясе хөкүмәте министрлары Төркем:Икътисад фәннәре докторлары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар