Владимир Васильев (тугандагы исеме Алик Әбдегали улы Асанбаев, , ) — РФ сәяси эшлеклесе. 2018 елның 9 сентябреннән 2020 елның 5 октябренә кадәр — Дагыстан Республикасы Башлыгы (2017 елның 3 октябреннән ) Дагыстан башлыгы вазифасын башкаручы итеп Дума вице-спикеры Владимир Васильев билгеләнде. Азатлык радиосы, 03.10.2017.

Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фиркасе фракциясе җитәкчесе (2012–2017). Полиция генерал-полковнигы, юридик фәннәр кандидатыю. РФ атказанган юристы (2006).

Тәрҗемәи хәле

1949 елның 11 августында Мәскәү өлкәсе Клин шәһәрендә (башка версия буенча Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Курчум районы Алексеевка () авылында Казакъ Википедиясе мәгълүматы) туган. 8 нче сыйныфка кадәр Алик Әбдегали улы Асанбаев () исем-фамилиясендә йөргән. Атасы вафат булып, әнисе икенче кат кияүгә чыккач, үги атасының фамилиясенә (Васильев'') күчә. 1968-1970 еллларда хәрби хезмәттә. Мәскәүдә ССРБ ЭЭМ махсус милиция мәктәбен (1972), Бөтенсоюз читтән торып укулы юридик институтын (1978), ССРБ ЭЭМ академиясен (1991) тәмамлаган.

Хезмәт баскычлары 1967–1968 — Мәскәүдә төгәл прибор төзү ФТИ эшчесе. 1972–1983 — Мәскәүнең Бауман районы ЭЭБ тикшерүче, инспектор, өлкән инспектор, бүлек башлыгы урынбасары, БХСС бүлеге башлыгы. 1983–1987 — Мәскәү ЭЭИ БХСС идарәсе бүлек башлыгы, идарә башлыгы урынбасары. 1991–1992 — РСФСР ЭЭМ идарәне оештыру хезмәте инспекциясе баш инспекторы. 1992–1993 — Россия ЭЭМ штабы баш инспекциясе баш инспекторы. 1993–1995 — Россия ЭЭМ штабы башлыгы урынбасары — оператив идарә башлыгы. 1995–1997 — Мәскәү ЭЭИ башлыгы беренче урынбасары — штаб башлыгы. 1997 — Россия ЭЭМ оешкан җинаятьчелек белән көрәшү баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары. 1997–1998 — РФ эчке эшләр министры беренче урынбасары — оешкан җинаятьчелек белән көрәшү баш идарәсе башлыгы. 1998–1999 — РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары. 1999–2001 — РФ Куркынычсызлык шурасы сәркатибе урынбасары. 2001–2003 — статс–сәркатип — РФ эчке эшләр министрының урынбасары. 2018–2020 — Дагыстан Республикасы Башлыгы. 2020 елның 5 октябреннән — РФ Президенты киңәшчесеПутин принял отставку Васильева с поста главы Дагестана. ТАСС, 5.10.2020.

Депутат эшчәнлеге 2003 елдан — IV, V чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, куркынычсызлык комитеты рәисе. Тверь өлкәсеннән «Бердәм Россия» фиркасе федераль исемлеге буенча сайланган. «Бердәм Россия» фиркасе фракциясе җитәкчесе. Тверь өлкәсендә «Бердәм Россия» фиркасенең регион сәяси шурасы сәркатибе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре РФ атказанган юристы (2006) Батырлык ордены Хөрмәт ордены IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены «Иҗтимагый танылу» алтын хөрмәт билгесе (2003)

Сылтамалар Рәсми сайты

Искәрмәләр

Төркем:Юридик фәннәр кандидатлары Төркем:Юристлар Төркем:Россия хөкүмәте әгъзалары Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Төркем:РФ атказанган юристлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Дагстан сәясәтчеләре Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары