Грузин теле (үзаталышы ქართული ენა, картули эна) — гөрҗи халкы теле, Кавказ (ибер-кавказ) телләренең картвел төркемнә карый.

Сөйләшүчеләр саны — якынча 4 миллион кеше.

Гөрҗи әдәби теле 2 тарихи дәвергә аерыла: иске гөрҗи (V—XI гасырлар), хәзерге гөрҗи (XII гасырдан башлап). Картлия шивәсе гөрҗи әдәби теленең нигезен тәшкил итә. Гөрҗи теленең диалектлары арасында аерма бик кечекенә. Хәзерге гөрҗи теленең фонетика төземендә 5 сузык һәм 25 тартык аваз, алар 3 төргә бүленә: яңгырау, саңгырау һәм бугаз өсте. Морфологиядә префикс (алкушымча) һәм суффикслар киң кулланыла.

Гөрҗи теленең морфологик төзелеше агглютинатив. Грамматик җенес юк, 6 килеш бар. Бәйлекләрдән киң файдалана. Гөрҗи телендә язу өчен тарихи төрле язмалар кулланылган булган. Хәзерге вакытта бөтенесе диярлек мхедрули язмасы белән языла, башка язулар күбесенчә дини документларда һәм архитектурада кулланыла. + Хәзерге гөрҗи әлифбасы Хәреф Латин транскрипциясе ХФӘ транскрипциясе Кириллицада тәңгәл хәреф ა a а ბ b б გ g г დ d д ე e е ვ v в ზ z з თ t ҭ ი i и კ k' к ლ l л მ m м ნ n н ო o о პ ṗ' пჟ zh ж რ r рს s сტ t' т უ u у ფ p ҧ ქ k ҟ ღ gh ғ ყ q' қ შ sh шჩch ч ც ts ц ძ dz ӡ (дз) წ ts' ҵ ჭ ch' ҷ ხ kh х ჯ j җ ჰ h һ

* Төркем:Гөрҗистан телләре Төркем:Россия телләре Төркем:Азәрбайҗан телләре Төркем:Кавказ халыклары телләре