Гөлнара Тимерҗанова - татар эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле 1975 елның 29 маенда Башкортстанның Бо­рай районы Чалкак авылында туа.

Булачак җырчы Казан музыка училищесының әм Казан дәүләт консерваториясенең (2000 ел) вокал бүлекләрен тәмамлаган.

Халык арасында 2001 елда таныла башлый. “Наз”, “Сөю диңгезе”, “Мәхәббәт ялкыны”, “Мин гомеремне багышлыйм сөюгә”, “Бөек сер” һәм “Татар халык җырлары исемле” дисклары бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган артисты

Гаиләсе Әтисе (вафат) Фавил Мәхмүт улы заманында җитәкче дә, механизатор – тракторист та булган. Әнисе Дания Муллакарәм кызы – алдынгы сыер савучы. Бертуганнары – апалары – Руфинә, Гөлфинә, абыйсы – Илфир, сеңлесе – Гөлнур (барысы да Башкортстанда яшиләр). Беренче ире (2007 елга кадәр) – Илдар, оператор – режиссёр, улы – Идел. Икенче ире (2013 елдан) Ильер, кызы АйзифаГөлнара Тимерҗанова: «Яшь кызлар арасында үз образлары булырдай өметле җырчылар юк». Интертат, 19.10.2018Гөлнара Тимерҗанова: «Җырлыйм әле мин» . «Атна вакыйгалары», 2019 ел, № 26, 10нчы бит.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова көрәшкә чыга 1нче гимназия сайты: Гөлнара Тимерҗанова.

Моны да карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар