Җәлил Киекбаев премиясе (Җәлил Киекбаев исемендәге премия) – Башкортстанның Гафури районы хакимияте (дәүләт) бүләге. 1991 елда булдырылган.

Күренекле тел галиме Җәлил Киекбаев (1911-1968) исемен йөртә.

Тарих 1991 елда язучылар, сәнгать, фән әһелләре, журналистларның игътибарын Җәлил Киекбаевның иҗатына юнәлтү максатында БР Гафури район Советы башкарма комитеты карарыРайон Советы карары № 12-131а 24.10.1991 белән булдырылган.

Статут 2006 елдан 5 елга бер мәртәбә (Җ. Киекбаевның юбилейларында) тапшырыла. Чираттагы лауреатлар саны 3 тән артмый. Намзәтләр тумышлары яки иҗатлары белән Гафури районына бәйләнгән булырга тиеш. Лауреатларга таныклык, акчалата бүләк, күкрәк тамгасы тапшырыла. Акчалата бүләк үзгәреп тора: 1991 елда 10 000 сум булган.

Җ. Киекбаев премиясе лауреатлары ЕлБүләкләнүчеҺөнәре, вазифасыБүләкләүнең сәбәбе 2011Кәбир Акбашев драматург «әдәбиятны үстерүгә керткән хезмәте өчен, Җ. Киекбаевның 100 еллыгы уңаеннан»Вилдан Шәрипов «Табын» газетасы хәбәрчесе, сугыш ветераны«рухи-әхлакый традицияләрне ныгытудагы хезмәте өчен, Җ. Киекбаевның 100 еллыгы уңаеннан»Лира Яхшыбаева Башинформязучы«әдәбиятны үстерүгә керткән хезмәте өчен, Җ. Киекбаевның 100 еллыгы уңаеннан» 2006Гөлнур Якуповаязучы «Җ. Киекбаевның иҗади традицияләрен үстерүдәге хезмәтләре өчен»Әхмәр Азнабаев профессор«Җ. Киекбаевның фәнни мирасын мәңгеләштерү һәм иҗади традицияләрен үстерүдәге хезмәтләре өчен» 2005Әхмәт Сөләйманов профессор, тел галиме, фольклорчы«Җ. Киекбаев иҗатын пропагандалау һәм халыкның рухи мирасын өйрәнүдәге хезмәтләре өчен» 2003Рәисә Халиковапрофессор, тел галиме«Җ. Киекбаев иҗатын пропагандалау һәм мәңгеләштерүдәге зур хезмәте өчен» 2002Әнүр Вахитовязучы, тел галиме«Җ. Киекбаевның «Туганнар һәм танышлар» (1991) китабын нәшер итүгә керткән хезмәте өчен» 2001Гыйниятулла Кунафинпрофессор, тел галиме«Җ. Киекбаев иҗатын пропагандалау һәм халыкның рухи мирасын өйрәнүдәге хезмәтләре өчен» 1996Марат Зәйнуллинпрофессор«Җ. Киекбаевның фәнни һәм иҗади мирасын мәңгеләштерүгә керткән зур хезмәте өчен» 1995Гали Сәетбатталовпрофессор, тел галиме«Җ. Киекбаевның исемен мәңгеләштерү һәм иҗади мирасын үстерүгә керткән хезмәте өчен» 1993Мирфатыйх Зәкиевпрофессор, тел галиме«Задорная песня» китабында Җ. Киекбаев тормышын һәм фәнни иҗатын киң яктырткан һәм пропагандалаган өчен» 1992Ниязбай Сәлимовмөхәррир«Җ. Киекбаев иҗатын мәңгеләштерү һәм пропагандалауга керткән зур хезмәте өчен» 1991Гыйндулла Шәяхмәтовукытучы«Җ. Киекбаев исемен мәңгеләштерү һәм иҗат мирасын үстерүгә керткән зур хезмәте өчен»

Сылтамалар Гафури районы рәсми сайты

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан дәүләт бүләкләре Төркем:Әдәби премияләр Төркем:Сәнгать өлкәсендә премияләр Төркем:Җәлил Киекбаев премиясе лауреатлары