Салих Батыев, Салих Гыйлемхан улы Батыев ― дәүләт һәм фирка эшлеклесе, Татарстан АССР Югары шурасы президиумы рәисе (1960-1983), РСФСР Югары шурасы президиумы рәисе урынбасары.

Тәрҗемәи хәле

1911 елның 11(24) ноябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге БР Чакмагыш районы) Яңа Дөмәй авылында туган. Казанда финанс-икътисад институтын (1933), Мәскәүдә ВКП (б) үзәк комитеты каршындагы югары фирка мәктәбен (1950) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1930-1931 ВКП (б) Бакалы райкомы (БАССР) пропагандисты. 1933-1936 комсомол эшендә: Акташ районы МТСы сәяси бүлеге башлыгының комсомол эше буенча урынбасары; ВЛКСМ Арча райкомы сәркатибе; Татарстан өлкә комитеты бүлек мөдире. 1937-1939 Казан химия-технология институтында эшче факультеты укытучысы. 1939-1941 ВКП (б) өлкә комитеты лекторы. 1941-1943 ТАССР җир эшләре халык комиссариаты сәяси бүлекчәсе башлыгы урынбасары. 1943-1950 ТАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары. 1950-1951 ВКП (б) үзәк комитетында (Мәскәү) инструктор. 1951-1957 КПСС Татарстан өлкә комитеты сәркатибе. 1957-1960 КПСС Татарстан өлкә комитеты икенче сәркатибе; КПСС ҮК каршындагы Казан югары фирка мәктәбе кафедра мөдире (1957). 1960-1983 Татарстан АССР Югары шурасы президиумы рәисе, РСФСР Югары шурасы президиумы рәисе урынбасары.

Иҗтимагый эшчәнлеге 1966-1971 КПСС үзәк комиссиясе әгъзасы. 1947-1951, 1955-1985 ТАССР Югары шурасы депутаты. 1958-1966 ССРБ Югары шурасы депутаты. 1967-1980 РСФСР Югары шурасы депутаты. 1956 елда сәяси тоткыннарны аклау буенча ССРБ югары шурасы комиссиясе рәисе итеп билгеләнә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Октябрь Инкыйлабы ордены 3 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Хөрмәт билгесе» ордены

Хәтер 2006 яшәгән йорты диварына (Гоголь урамы, 23а) ядегәрлек тактаташ урнаштырылган. 2011 Казанның Идел буе районындагы урамга исеме бирелгән.Казан шәһәр думасы карары 14.09.2011

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 100 яше тулуга багышланган презентация

Искәрмәләр

Төркем:Сәясәтчеләр Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татарстан парламенты җитәкчеләре Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасында ТАССРдан депутатлар