Наталья Комарова, Наталья Владимир кызы Комарова , 1955 елның 21 октябре, СССР, РСФСР, Псков өлкәсе Язво) ― Россия дәүләт эшлеклесе, Югра — Хант-Манси автономияле округы губернаторы (2010―2024). Россия Дәүләт думасының III (2001―2003), IV (2003―2007), V (2007―2010) чакырылыш депутаты.

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 21 октябренда Псков өлкәсе Язво авылында туган. Урта мәктәпне Болгариядә бетергән. Коммунарск (Украинада: Алчевск) Луганск халык реcпубликасында Алчевск исемен үзгәрттеләр тау-металлургия институтын «инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1978). 1980 елдан Яңа Уренгойда яши.

Хезмәт юлы 1978 Коммунарск металлургия заводында хезмәт буенча техник, икътисадчы. 1980–1988 Яңа Уренгой шәһәр шурасы башкарма комитетында эшли. 1988–1992 шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары, шәһәр план комиссиясе рәисе. 1992–1994 Яңа Уренгой шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары. 1994–1997 Яңа Уренгой хакимияте башлыгы. 1997–2000 Яңа Уренгой мэры. 2000–2001 Ямал-Ненец автономияле округы губернаторының беренче урынбасары. Төп административ эше белән беррәттән Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты социаль менеджмент кафедрасы доценты булып эшли. 2010–2024 Хант-Манси автономияле округы губернаторы. 2015 елның 27 февраленнән губернатор вазифаларын башкаручы.РФ президенты указы № 105 27.02.2015

Иҗтимагый эшчәнлеге 2001 III чакырылыш Россия Дәүләт думасына (дипломатия эшенә киткән Виктор Черномырдин урынына) сайлана. «Ватаным-Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы була. 2003 IV чакырылыш Россия Дәүләт думасына сайлана. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Табигый чыганаклар һәм табигатьтән файдалану комиссиясе рәисе була. 2007–2010 V чакырылыш Россия Дәүләт думасына сайлана («Бердәм Россия» сәяси фиркасе федераль исемлеге буенча). «Бердәм Россия» фиркасенең генераль шурасы әгъзасы. 1999 РФ муниципаль берәмлекләре конгрессы идарәсе әгъзасы итеп сайлана. 2000 елның маеннан Аурупаның җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессының җирле хакимиятләр пулатында РФ вәкиле. Җирле хакимиятләр пулатының тыныч үсеш буенча комитетының вице-президенты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Дуслык ордены (1998). Хөрмәт ордены (2006). III дәрәҗә Изге равноапостоллы княгиня Ольга ордены (православие чиркәве ордены) (2013). Яңа Уренгой шәһәренең хөрмәтле ватандашы. 1997 Бөтенроссия «Хатын-кыз-97» конкурсында «Тигез хокуклар һәм тигез мөмкинлекләр» номинациясендә җиңүче.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар ХМАО-Югра хакимиятенең рәсми сайты Наталья Комарованың Тере журналдагы блогы Ханты-Мансийскида ШОСның X юбилей сессиясе уза

Төркем:Сәясәтчеләр Төркем:Губернаторлар Төркем:Россия Федерациясе өлкә губернаторлары Төркем:Россия Федерациясе субъектлары башлыклары Төркем:Мэрлар Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт думасы комитет рәисләре Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары