Минзәлә педагогика көллияте (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче автоном дәүләт уку йорты. 1932 елда оештырылган. Махсус урта белемле укытучылар, тәрбиячеләр әзерләү, белем күтәрү, өстәмә белем бирү буенча махсуслашкан. Тарих Минзәлә педагогия училищесы (хәзерге статусы — көллият) — Татарстанның өлкән уку йортларыннан берсе. 1932 елның 1 сентябрендә ТАССР халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан башлангыч сыйныфларда укытучылар әзерләү максатында оештырылган. Бөек Ватан сугышы еллары Бөек Ватан сугышы елларында укуханә үз бинасыннан күчерелә. Бинага эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша. 07.11.1941—01.01.1942 кыска сроклы хәрби-сәяси курсларда татар шагыйре Муса Җәлил укып, сәяси җитәкче (өлкән политрук) дәрәҗәсе ала. Әлеге фактка нигезләнеп, 1970 елда укуханәдә Муса Җәлил музее ачыла.Көллият сайтының «Безнең тарих. М. Җәлил музее» бүлегендә Үзгәртүләр 1965 елда уку йортында икенче бүлек — мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре әзерләү бүлеге ачыла (1978 елда ябыла). 1971 елда өченче бүлек — хезмәт һәм сызым укытучылары әзерләүче бүлек ачыла. 1995 РФ мәгариф министрлыгы боерыгыРФ мәгариф министрлыгы боерыгы №294 07.06.1995 белән Минзәлә педагогия училищесы Минзәлә педагогика көллияте итеп үзгәртелә. 2010 ТР министрлар кабинеты карарыТР министрлар кабинеты карары №759 23.09.2010 белән көллияткә Муса Җәлил исеме бирелә. Белгечлекләр 1932 елдан — «Башлангыч сыйныфларда белем бирү». 1965-1978, 2007 — «Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү». 1971 елдан — «Техник хезмәт, Хезмәтләндерү эше». 1998 елдан — «Чит ил (инглиз) теле» (өстәмә белгечлек - татар теле). 2004 елдан — «Информатика». 2006 елдан — «Туристлык». 2009 елдан — «Гамәли информатика» (тармаклар буенча). 2011 елдан — «Махсус мәктәпкәчә белем бирү». 2012 елдан — «Адаптив физик тәрбия». Бинасы

Уку йортының бинасы 1914 елда реальное училище бинасы буларак төзелгән. 1941 елда вакытлыча Минзәләгә эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша. 1985 елда Муса Җәлил истәлегенә багышлап, көллият диварына ядегәрлек тактаташ урнаштырыла. М. Җәлил музее

Экскурсияләр һәм дәресләр Февральдә Муса Җәлил декадасы «Шагыйрь булып туалар - батырга әйләнәләр». Шагыйрь тормышы һәм иҗатының Минзәлә чоры. М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре. Шагыйрьнең балачак һәм үсмер еллары. Беларус партизан отрядларында татарлар. Сәяси золым корбаннары. Бер экспонат тарихы. Көллият сайтының «Безнең тарих. М.Җәлил музее» бүлегендә Шәхесләр Директорлар 2015 елга кадәр — Миннегөл Мифтахова, филология фәннәре кандидаты, РФ (2011) һәм ТР (1997) атказанган укытучысы. 2015 елдан — Вера Муринова, в. б. 2016 елдан — Ренат Мәхмүт улы Ибраһимов. 2024 елның ноябреннән ― Гөлназ Сәмигулла кызы ХәбибуллинаИлдус Шаһиев. В Мензелинске продолжаются кадровые перестановки. «Минзәлә», 8.11.2024 Укытучылар Укуханәдә РСФСР һәм ТАССР атказанган укытучылары Тальдаева Н.И., Садовникова Н.М., Таймасов М.Г., Федорова Д.Т., Котляревская Н.С., Гобәйдуллина С.Г. укыта. Минзәлә районы рәсми сайтында

башлау тәмамлау исем тасвирлама туу датасы үлем датасы 1983 1984 Гөлчәчәк Нәҗипова музеология белгече 1961-02-10 Әнәс Фәйрушин вокал буенча педагог, хормейстер (Яр Чаллы, Татарстан, Россия) 1943-06-15 Рәис Нәгыймов композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Р 1946-01-02 2012-11-25 2015 2015 Камил Нәҗмиев муниципаль район башлыгы (Тукай районы, Татарстан, Россия) 1974-09-29

Тәмамлаучылар

70 еллык тарихы эчендә уку йорты 10 меңнән артык белгеч әзерли. Леонид Шәйсолтан улы Арсланов — филология фәннәре докторы (Алабуга). Илдар Галәви улы Галәветдинов — физика-математика фәннәре кандидаты (Казан). Васил Габдулла улы Гайфуллин — педагогика фәннәре докторы, министр, ректор (Казан). Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин — филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче (Казан). Владимир Иван улы Иванов — тарих фәннәре докторы, министр (Казан). Наиб Хәбибназар улы Лаисов — филология фәннәре кандидаты, ректор (Алабуга). Юныс Әминов — драматург. Рәшит Гәрәй — шагыйрь. Гөлшат Зәйнашева — шагыйрә. Мәдинә Маликова — язучы. Газиз Мөхәммәтшин — язучы. Эльмира Шәрифуллина — шагыйрә. Вәсимә Хәйруллина — шагыйрә. Асаф Вәлиев — җырчы. Резеда Шәрәфиева — җырчы. Тәкый Зәкиев — ТРның атказанган укытучысы. Диктат Гали улы Галиев — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты хезмәткәре(Казан). Дания Әбүзәр кызы Сәлимова (Салихова) — филология фәннәре докторы (2001)(Алабуга). Рамилә Зөфәр кызы Әбүярова — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы), проректор, педагогика фәннәре кандидаты. Илшат Миргалим улы Хәмитов — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы), проректор, педагогика фәннәре кандидаты. Роза Зәки кызы Сәрвәрова — мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты (Яр Чаллы), филология фәннәре кандидаты. Альбина Гыйззәтулла кызы Вәлиева (Хәйруллина) – филология фәннәре кандидаты, «Мәгариф» журналы бүлек мөдире. Рафис Гаян улы Шакиров — физика-математика фәннәре кандидаты (Яр Чаллы). Рауза Рифкать кызы Солтанова — сәнгать фәннәре кандидаты, ТР ФА өкән фәнни хезмәткәре. Ленар Гыймазетдин улы Әхмәтов — педагогика фәннәре кандидаты, проректор (Алабуга). Надежда Егор кызы Костылева — педагогика фәннәре кандидаты. Маргарита Денис кызы Панарина — педагогика фәннәре кандидаты (Минзәлә). Фрил Мирзанур улы Әхмәтов — I һәм II чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты. Көллият сайтында «Безнең тарих. Безнең горурлык» бүлегендә Фаил Ибраһимов — театр эшлеклесе.

башлау тәмамлау исем тасвирлама туу датасы үлем датасы Наип Ләисов филолог, әдәби тәнкыйтьче 1935-08-10 Асаф Вәлиев татар эстрада җырчысы 1959-06-26 Фаил Ибраһимов 1950-11-29 Фрил Әхмәтов 1952-01-07 Әхмәдулла Әхмәтгалиев 1931 2005 1985 Резидә Шәрәфиева 1966-01-101966 2025 Илдархан Галәветдинов галим-математик (Казан) 1936 Рәис Нәгыймов композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Р 1946-01-02 2012-11-25 1975 1980 Таһир Гыйлаҗев әдәбият галиме 1960-10-28 1944 1947 Нәкый Әхмәтшин РСФСРның атказанган укытучысы 1928-01-20 2017-12-27 Гөлсабира Хәкимова РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре 1925-02-11 2021-09-10 Әхсән Заһитов Татарстанның партия-дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе 1937-03-08 2025-06-06 Гөлшат Галиуллина филология фәннәре докторы, профессор 1970-11-05

Искәрмәләр

Сылтамалар

Көллият сайты «ТР электрон мәгарифе» сайтында көллият бите Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:Минзәлә урта һөнәри уку йортлары Төркем:Муса Җәлил Төркем:Педагогика көллиятләре Төркем:1932 елда нигезләнгән уку йортлары