Гомәр Хәннан улы Мәрдәнов ― татар артисты, режиссер, Әтнә театрына нигез салучы. Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1968).

Тәрҗемәи хәле 1930 елда ТАССР Әтнә районы Иске Җогып авылында дөньяга аваз биргән. Авыл мәктәпләреннән соң 1948 елда Казан шәһәрендәге татар дәүләт театр училищесында укып белем ала. Аннан соң 4 ел да 7 ай армия сафларында хезмәт итә. Гомәр агага замананың авыр, сугыш чорлары да туры килә. Балачактан ук колхозда үгез, атлар җигеп, басу-кырларда, авыл хуҗалыгында да эшләргә насыйп була. Белемгә, сәхнәгә булган омтылышы, таланты аны олы сәнгать юлына алып чыга. 1955 елдан 1959 елга кадәр ул Кенәрдә мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ә менә 1959 елдан бирле ул инде үзебезнең Әтнәбездә хезмәт итә. Аның биредәге хезмәтләре тиңдәшсез. Мәдәният йорты директоры, режиссер, халык театры (хәзерге Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры) җитәкчесе һәм башка вазыйфаларны башкара. Гомәр ага Мәрдәнов Әтнә районының данын чит төбәкләргә, хәтта Мәскәүгә да таныткан шәхес.

1968 елны Гомәр Хәннан улы Мәрдәновка «Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

2018 елның 14 гыйнварында озакка сузылган авырудан вафат була.Әтнә театрына нигез салучы, легендар шәхес Гомәр Мәрдәнов вафат

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Бөтенсоюз конкурслары лауреаты. 1968 ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре. 2015 Марсель Сәлимҗанов премиясе Сәлимҗанов премиясен Таҗетдинов, Мәрданов, Галиев алды.

Хәтер Әтнә театрының легендар режиссеры исемен мәңгеләштерү максатыннан, театр инициативасы белән «Гомәр Мәрданов исемендәге мәктәп театрлары фестивале» оештырылган Рузилә Мөхәммәтова. Əтнә театрында Гомәр Мәрданов исемендәге фестиваль ябылу тантанасы бара. Татар-информ, 20.03.2022. 2025 елда, тууына 95 ел тулу уңаеннан, Әтнә районының Яңа Шашы авыл мәдәният йортына исеме бирелгәнРузилә Мөхәммәтова. Әтнә районы Яңа Шашы авыл мәдәният йортына легендар шәхес Гомәр Мәрдәнов исеме бирелде. Татар-информ, 17.11.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз Илнур Закиров

Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Әтнә театры артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре