Дебрецен () — халык саны буенча Маҗарстанның икенче шәһәре, Һайду-Биһар медьесының административ үзәге. География Дебрецен Маҗарстанның көнбатыш өлешендә, Уртадунай тигезлегендә, Будапешттан 220 км ераклыкта урнашкан. Тарих Беренче тапкыр Debrezun исеме астында 1235 елда телгән алына. 1361 елда король Лайош I Дебреценга шәһәр хокукларын бирә.

Реформация дәверендә бирегә протестант пасторлары сөрелә торган булган. Нәкъ шул вакытта ул кальвинизм үзәге булып киткән. 1693 елда Леопольд I Дебреценга «азат шәһәр» статусын бирә. 1848—1849 еллардагы Маҗар инкыйлабы вакытында Дебрецен Маҗарстанның башкаласы итеп игълан ителгән.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында шәһәрнең әйләнә-тирәсендә актив сугыш хәрәкәтләре үткәрелгәнлектән Дебрецен зур зыян күргән.

ХалыкHungarian census 2011 Területi adatok - Hajdú-Bihar megye / 3.1.4.2 A népesség nyelvismeret, korcsoport és nemek szerint (population by spoken language), 3.1.6.1 A népesség a nmezetiségi hovatartozást befolyásoló tényezők szerint (population by ethnicity), 3.1.7.1 A népesség vallás, felekezet és fontosabb demográfiai ismérvek szerint (population by religion), 4.1.1.1 A népesség számának alakulása, terület, népsűrűség (population change 1870-2011, territory and population density) (Hungarian)http://www.ksh.hu/docs/hun/xftp/idoszaki/nepsz2011/nepsz_03_00_2011.pdf 187018801890190019101920193019411949196019701980199020012011 45,13250,32056,24673,87890,764101,543116,013124,148115,399134,930167,860198,195212,235211,034211,320 Кардәш шәһәрләр Каттолика, Италия Ювәскүлә, Финляндия Клайпеда, Литва Люблин, Польша Нью-Брансуик, АКШ Орадя, Румыния Падерборн, Алмания Патры, Греция Ришон-ле-Цион, Исраил Сетубал, Португалия Санкт-Петербург, Россия Шумен, Болгария Сыктывкар, Россия Тайтуң, Тайвань Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Маҗарстан шәһәрләре